Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәис Нәҗипов: «Ана теле бер генә була...»

Менделеевск районының мәгариф идарәсе җитәкчесе, социология фәннәре кандидаты Рәис Габсәлам улы Нәҗипов әңгәмә вакытында «Бүгенге вазгыятьтә татар теленә өйрәтүнең бердәнбер юлы – сөйләм теленә өйрәтү.

Моны тормышка ашыруда татар балалар бакчалары, мәктәп мөгаллимнәре әзерләү өчен дәүләткүләм чаралар күрүдән тыш, укыту программалары, дәреслекләр, эш кулланмалары кирәк»,  –  дигән фикер җиткерде.  Тормыш, эш тәҗрибәсенә таянган җитәкченең бүгенге уй-фикерләренә, милли мәгарифне үстерүгә юнәлтелгән яңа эш алымнарына мөгаллимнәр, район, мәгариф өлкәсе җитәкчеләре теләктәшлек белдерәме?

«Мәгариф» журналының февраль санында әңгәмәнең тулы вариантын укый аласыз. Әңгәмәдәшебез Менделеевск районында, гомумән, республика дәрәҗәсендә укучы балаларга, ата-аналарга   татар телен укыту һәм өйрәтүнең төрле алымнарын тәкъдим итә, саллы фикерләрен җиткерә.


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ