Логотип Магариф уку
Цитата:

Рахман Шәфигуллинның «Асылбикә күз яшьләре» дип аталган китабы дөнья күрде

Бүген «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе хезмәткәрләре  Чал­лы те­ле­ра­ди­о­компаниясенә нигез салучы, «Шәһри Чаллы» газетасын оештыручы Рахман Шәфигуллин белән очрашты. Әңгәмәд...

Бүген «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе хезмәткәрләре  Чал­лы те­ле­ра­ди­о­компаниясенә нигез салучы, «Шәһри Чаллы» газетасын оештыручы Рахман Шәфигуллин белән очрашты. Әңгәмәдә ул бик кызыклы, хатирәләргә бай иҗади тормыш юлы белән таныштырды. Рахман Галимович телевидениедәге эшләгән чорын, чит төбәкләрдә татарлар турында тапшырулар әзерләүләрен дә искә төшереп, күңеленнән кичереп сөйләде.

Күптән түгел аның «Асылбикә күз яшьләре» дип исемләнгән китабы дөнья күрде. «Татарның үткән язмышы, бүгенгесен тасвирларга тырыштым. 1917 елны Беренче бөтендөнья сугышында Күн авылында туып үскән Ибраһим Хәлимов пленга эләгә. Вюнсдорф дигән шәһәрдә алар өчен немецлар мәчет төзиләр. 1919 елны, Гитлер белән танышып, фотога төшә. Китабымның беренче өлешендә бу турыда тасвирлана. Кем ул Асылбикә? Башкортстанның Чиләбегә терәлеп тора торган бер авылында башкортлар белән татарлар яши. Шунда Асылбикә исемле башкорт кызы, начар холыклы шахтёрга кияүгә чыгып, бәхетсезлекккә дучар була. Ул аны бик җәберли.  Отставкадагы Ибраһим Кәбиров дигән капитан белән танышканнан соң, Асылбикә  бәхетле тормышка ирешә. Гомумән, минем әсәрләрем тәрбиягә юнәлдерелгән. Китабымда кимсетелгән татарлар үзләрендә көч табып, яхшы юлга басарга тиеш дигән фикерне алга сөрәм. Фәкать көчле рухлы татарлар булганда гына милләтебез дә чәчәк атачак»,–  диде Рахман әфәнде китабы турында.
Китап 1100 тираж белән нәшер ителгән. Сатуга бары 200 генә тәкъдим ителәчәк,  850 се мәктәпләргә, китапханәләргә таратылачак.
Рахман Шәфигуллинның 2012  елда  беренче «Йозак», 2015 елда “Сүз” нәшриятында «Капкын» дип исемләнгән повестьлар, хикәяләр җыентыгы басылып чыга. 2014 елда ул Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә. Татар йөрәкле язучы тагы бер китап чыгарырга теләге булуы турында да әйтте. Бу хакта «Гаилә һәм мәктәп» журналында урын алачак әңгәмәдә укый аласыз.

Таңсылу Габидуллина


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ