Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәхмәт сиңа, йөрәгемне сөйгән өчен  

Тарих сәхифәсенә шушындый якты көн билгеләп куйган өчен  зур рәхмәт сиңа, Кешем! Телләрне, һөнәрләрне генә  түгел, хәтта адәм балаларының  үзләрен дә “укмаштыру”  барган заманда,  рәсми рәвештә шундый...

Тарих сәхифәсенә шушындый якты көн билгеләп куйган өчен  зур рәхмәт сиңа, Кешем! Телләрне, һөнәрләрне генә  түгел, хәтта адәм балаларының  үзләрен дә “укмаштыру”  барган заманда,  рәсми рәвештә шундый асыл көнебез булуына ышанасы  килеп тә бетәсе килми хәтта. Начар хәбәрләрдән күңел шул тиклем тупасланып беткән ки, иртән торуга, эт күрүдән йоннарын тырпайткан мәче кебек,  үзеңнән-үзең шомланып, хәвефле хәбәр көтә башлыйсың. Бүген телевизордан нәрсә күрсәтә башларлар икән инде? Радио тагын нәрсә сөйләр? Шушы төшенке уйлардан котылу өчен, таң атуга каләмдәш дустым, шагыйрь Марат Закирга шылтыраттым.


 - Сәлам, әлбәттә,- минәйтәм.- Бүген – Халыкара рәхмәт көне. Тамгалы бәндә буларак, укучыларыңа нәрсә әйтер идең?


   Марат исәнлек-саулык алмашканнан соң, берсәк кенә тын калды да телгә килде:


- Әзи, үзең беләсең, мин - әфган солдаты. Күпне күрдем. Анда һәр солдат -  татармы ул, урысмы – таңнарны Аллаһка, кабатлап әйтәм, Богка түел, Аллаһка рәхмәт әйтеп каршылый  иде. Әфганстанда безнең солдат бер Аллаһы Тәгаләгә  генә табынды. Шул көннәрдән башлап, мин һәр таңымны  Аллаһыма рәхмәтләр укып каршы алам. Укучыларыма да  нык саулык телим. Аларга олуг рәхмәтемне күндер. Без укучыларыбыз белән көчле. Үзеңә дә рәхмәт!


   Маратның сүзләреннән күтәрелгән күңел белән эшкә кузгалам. Подъезд ишеген ачуга, ишегалдында беренче булып Четаев урамындагы 11 нче йортыбыз дворнигы Фаил Юнысов күзгә чалынды. Фаил – отставкадагы подполковник. Дворник  булу өстенә, ул коммуналь хуҗалык машинасына чүп әрҗәләрен дә төяп җибәрә. Безнең йортның коменданты да шул ук Фаил.


-   Акчаны көрәп кенә аласың син, Фаил Шәйдуллович, ә,- дим мин аның кулындагы  дәү  сүбүк көрәгенә ымлап. Шаярып сөйләшкәнемне аңлый тагын үзе.


-  Ә кәк же! Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт – төне буе карын яудырды. Ай буе карсыз интеккән идек югыйсә. Йөрергә дә уңайсыз бит. Йә яңгырлый, йә туңдырып бозлавык ясый. Үзегез дә таеп егыласыз аннары.


 -  Бик зур рәхмәт инде тырышлыгыгызга, Фаил туган, - дим аңа рәхмәт әйтергә уңай чыкканга куанып. - Подъезд ишекләрен дә җылыттыгыз. Машиналар кую урынын да җайладыгыз.  Ничә ел яшәп, комендант урынында сезнең кебек уңган, рәтле кешене күргән булмады. Аллаһ сезгә саулык насыйп итсен алдагы көннәрдә дә.


- Әйбәт сүзең өчен үзеңә дә рәхмәт!


    Мин аңа бүген Халыкара рәхмәт көне булуын әйтеп тормадым. Яхшы кеше белән очрашу үзе үк мең рәхмәткә тиң! 75 нче маршрут автобусына утырып эшкә кузгалдым. Менә Мусин тукталышында автобуска  Милли китапханәдә эшләүче Гөлфирә апа Гамбәрова (шагыйрь Наис Гамбәрнең хатыны) килеп керде.


-Халыкара рәхмәт көне белән котлыйм сине,- дип аны сәламлим.


-  Кара, нинди көнебез бар,- ди ул да куанычын яшермичә. – Безгә һәр көнне бер-беребезгә рәхмәт әйтергә кирәк. Исән-сау булганыбыз өчен. Менә сиңа да зур рәхмәт. Рәхмәт әйтешү ул кешене бер-берсенә якынайта, көч бирә. Валлаһи, шулай.


   Гөлфирә апа белән саубуллашып, үз тукталышымда төшеп калам. Шунда рәхмәт турында бер хикәят искә төште. Хозыр  пәйгамбәр ат өстендә килеш  бер авылга килеп җиткән. Капка бикле булган. Хозыр атыннан төшеп, авыл капкасын  шакыган. Бераз көткәннән соң, читтәге өйдән уянып, бер малай  йөгереп чыккан да капканы ачып , пәйгамбәрне авылга керткән. Хозыр шунда  малайга болай дигән:


- Бу яхшылыгың рәхмәт әйтергә җитми әле. Мә, атым сиңа бүләгем булсын.


   Мөгаен, гомере буе халыкка изгелек кылып йөргән Хозыр пәйгамбәр малайга рәхмәтнең  дәрәҗәсен, изгелекнең  кадерен белеп калуын теләгәндер.


Фотосурәт  сайтыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ