Республика ифтарына 10 мең кеше киләчәк
Республика ифтары быел 13 мартта “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Татарстанда Рамазанның иң көтеп алынган вакыйгаларыннан саналган Республикакүләм ифтар быел 14 нче тапкыр оештырыла.
Быелгы ифтарга 10 мең кеше – Татарстанның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләребез, махсус хәрби операциядә катнашучылар, мохтаҗлар, мөхтәрәм
кунаклар җыелачак, дипхәбәр итә Татарстанның Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.
Оештыручылар ифтарда катнашучылар өчен бай эчтәлекле программа әзерләде. Ул намаз уку һәмифтар уздыру павильоннары каршындагы фойеда15:00 сәгатьтә башланачак. Биредә «Абыстайлар хәзинәсе» дип исемләнгән милли сәүдә күргәзмәсе ачылачак. Татарстанның төрле почмакларыннан татар остабикәләре үзләренең милли өслүбтәге, күн, текстиль, мех, мамыктан кул эшләнмәләрен һәм башка кием-салымны, бизәнү әйберләрен алып киләчәк. Шулай ук республика җитештерүчеләренең хәләл ярминкәсе оештырылачак.
16:30 сәгатьтә 2 нче павильонда (намаз уку залында) Республикакүләм ифтар программасының рәсми өлеше башланачак. Программа Коръән укуһәм дога кылу, шулай ук Татарстан Мөфтие Камилхәзрәт Сәмигуллинның сәламләве белән ачылачак. Ифтар программасының махсус кунагы буларак, Дагыстан Республикасыннан ислам нәшидләрен башкаручы “Нәшидүл ислам” төркеме җырчылары чыгыш ясаячак. Алар башкаруындагы мөнәҗәтләр һәм нәшидләр халык яраткан татар вәгазьчеләренең тирән эчтәлекле вәгазьләре белән чиратлашып барачак.
17:43 сәгатьтә азан яңгыраячак һәм авыз ачу вакыты җитәчәк. Аңарчы ифтар кунакларына су таратылачак. Мөселманнар Камил хәзрәт җитәкчелегендә ахшам намазын укыганнан соң, 3 нче павильонда мул өстәлләр артында ифтар башланачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен павильоннарга узу юллары һәм авыз ачу мәйданчыклары аерым булачак.
Республикакүләм ифтарга билетлар – түләүсез, бары тик басма рәвештә генә. Аларны мәчетләрдән һәм мөхтәсибәтләрдән, шулай ук Нәзарәттән килеп алырга мөмкин.
Оештыручылар ифтарда катнашу өчен түбәндәге кагыйдәләргә игътибар итүне һәм тәртипләрне аңлап кабул итүне сорый:
- ифтарга бары тик билетлар белән генә кереп булачак, шул исәптән, 6 яшьтән зуррак балалар да;
-“Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәге бинасына 17:30 сәгатькә кадәр генә кереп булачак. Бу вакыттан соң чара уза торган урынга керү юлы ябыла;
- билетларны ифтарга шиксез бару шарты белән генә алырга, ә бара алмаган очракта, аларны кире тапшырырга яки башка дин кардәшләргә бирергә кирәк. Бу әзерләнгән ризык (порцияләр) ураза тотучы барлык кунакларга да җитсен һәм, буш урыннар калган очракта, дини мәҗлес исрафка сәбәп булмасын өчен мөһим;
- бер билетлы кешегә бер генә өлеш ризык һәм бершешә су каралган, 6 яше тулмаган балалар бары тик әти-әниләре белән генә авыз ача ала;
- чарада дресс-код гамәлдә булачак: ифтарга килгән хатын-кызларның һәм ир-атларның киемнәре ислам кануннарына туры килергә тиеш.
Ифтарны югары дәрәҗәдә уздыру, кунакларга уңайлы шартлар тудыру, иминлекне тәэмин итү өчен, оештыручылар «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгенә керү юлларында һәм ифтар мәйданчыкларында тиешле чаралар күрә. Мисал өчен, автомобиль йөртүчеләр өчен – машина кую урыннары, җәяүлеләр өчен махсус расписание буенча йөрүче түләүсез поездлар булачак, куркынычсызлык системасы ике тапкырлы итеп – алдан тикшереп кертү пунктында (КПП) һәм «Казан Экспо» үзәгенә ике аерым урыннан керү юлларында эшләячәк. Бина эчендә дә халык агымы җайга салыначак: юл күрсәткечләре куелачак, мәйданчыклар тасмалар белән әйләндереп алыначак.
Ифтар оештыруга 14 яшьтән өлкәнрәк 720 волонтер җәлеп ителде. Алар кунакларны каршы алачак, намаз уку һәм авыз ачу урынына озатып куячак.
Кешеләргә чара вакытында юл күрсәтергә булышудан тыш, алар берничә көн алдан җиләк-җимеш, яшелчә һәм кипкән җимешләрне юачак, табыннар корачак, кунакларны өстәлләр артына утыртачак һәм ифтар тәмамлангач, павильоннарны җыештырачак.
Ифтар уздыру вакытында шулай ук ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, тәртип саклау һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре эшләячәк, дип хәбәр итте чараны оештыручылар.
Фото: Татарстанның Диния нәзарәтенең матбугат үзәге





Комментарийлар