Республикада беренче мәртәбә милли балет тарихы өйрәнелә башлый
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында яңа юнәлеш буларак, милли балет тарихы өйрәнелә башлаячак.Бу хакта институтның тасвирый-гамәли сәнгать, театр һәм музыка бүлеге 2021 елгы э...
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында яңа юнәлеш буларак, милли балет тарихы өйрәнелә башлаячак.
Бу хакта институтның тасвирый-гамәли сәнгать, театр һәм музыка бүлеге 2021 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау уңаеннан оештырылган түгәрәк өстәл утырышында бүлек мөдире Рауза Солтанова хәбәр итте.
Яңа юнәлешне профессиональ балет белгече Луиза Петрова өйрәнәчәк. «Мондый белгеч республикада бердәнбер дип беләм. Безнең максат — балет буенча мирасыбызны өйрәнү», — дип сөйләде Рауза Солтанова.
«Егерменче-утызынчы елларда милли республикаларда театрлар һәм аларда милли репертуар барлыкка килә башлый. Беренче милли балетыбыз „Шүрәле“ булуын барыбыз да белә. Без иң беренче чиратта милли балетны өйрәнәчәкбез», — диде үз чиратында Луиза Петрова.

Комментарийлар