Республикакүләм «Асылташ» кызлар бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды
Казанның 4 нче гимназия-интернатында республикакүләм «Асылташ» кызлар бәйгесе финалы узды һәм аның җиңүчеләре билгеле булды.Бәйгене Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе...
Казанның 4 нче гимназия-интернатында республикакүләм «Асылташ» кызлар бәйгесе финалы узды һәм аның җиңүчеләре билгеле булды.
Бәйгене Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе ярдәме белән Казанның 4 нче гимназия-интернаты үткәрә. «Асылташ»та 14–18 яшьлек кызлар катнаша. 4 нче гимназия-интернат директоры Алмаз Ризатдинов сүзләренчә, 2019 елда башланып, ел саен уза торган бәйгенең катнашучылары артканнан-арта бара.
Финалга килеп җиткән кызлар «Тормышымның милли бизәкләре» темасына эссе язып һәм үзләренең уңышларын яктырткан презентация ясап, читтән торып уздырылган этапта сайланып алынганнар. Аларга 5 биремдә көч сынашырга туры килде.
Беренче урынга Казанның 4 нче гимназия-интернатының 9 нчы сыйныф укучысы Зәринә Нигъмәтҗанова лаек булды. Икенче урынны өч кыз яулады. Алар: Олы Кайбыч урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Зилә Рәхмәтуллина, Казанның 20 нче гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Зәлинә Сираҗиева, Түбән Каманың 13 нче гимназия-интернатының 11 нче сыйныф укучысы Алинә Солтанова. Өченче урынга Казанның 4 нче гимназия-интернатының 9 нчы сыйныф укучысы Эльза Закирова лаек дип табылды.

Фәния Лотфуллина
Комментарийлар