Резидә Макуеваны соңгы юлга озаттылар
Бүген Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуеваны соңгы юлга озаттылар.
Озакка сузылган авырудан соң, 61 яшендә Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева вафат булды.
Танылган журналист белән хушлашырга туганнары, якыннары, дуслары, хезмәттәшләре, депутатлар җыелган иде.
Резидә Макуеваны "Курган" зиратына җирләделәр.
Комментарийлар