Логотип Магариф уку
Цитата:

Резидә Сәлахова: Мин мәктәптә укыганда кызык кеше түгел идем (Видео)

Тинчурин театры артистлары Резидә Сәлахова һәм Артем Пискунов шигырь юллары аша укытучыларга үзләренең бәйрәм сәламнәрен җиткерде. Берочтан Резидәдән мәктәптә булган кызыклы хәлләр турында да сор...

Тинчурин театры артистлары Резидә Сәлахова һәм Артем Пискунов шигырь юллары аша укытучыларга үзләренең бәйрәм сәламнәрен җиткерде. 
Берочтан Резидәдән мәктәптә булган кызыклы хәлләр турында да сорашасым килде. Ни гаҗәп, мин, мәктәптә укыганда, бер дә кызык кеше түгел идем, башымны бәрә-бәрә укыдым да укыдым, отличница идем дип җавап бирде ул. Димәк, укытучыларының яраткан укучысы да булган икән әле. 
"Укытучыларыбызга, барлык мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә чиксез рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез. Авыр һәм җаваплы эшләрендә, сабырлык һәм иминлек телибез, тагын да зур уңышлар һәм горурланырдай укучылар тәрбияләргә насыйп булсын," – дигән теләкләрен җиткерделәр.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Минтимер Шәймиев шәхси фондыннан 3 629 китапны Милли китапханәгә тапшыра

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шәхси фондындагы 3 629 китапны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә тапшыра. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. «Алар арасыннан...


Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шәхси фондындагы 3 629 китапны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә тапшыра. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә




«Алар арасыннан 200 дән артыгы китапханәнең классик уку залы күргәзмәсендә урын алачак», – дип хәбәр итә китапханәнең матбугат үзәге.
Күргәзмәгә куела торган әлеге китапларның титул битендә күренекле дәүләт, сәясәт һәм иҗтимагый эшлеклеләрне, мәдәният әһелләренең шәхси имзалары тора. Алар арасында В.Черномырдин, Е.Примаков, А.Леонов, Б.Ахмадуллина, В.Гергиев, А.Калягин, А.Карпов имзасы бар.
Китапларны тапшыру тантанасы Милли китапханәдә 6–7 октябрьдә халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында каралган. Минтимер Шәймиев әлеге конференция кунагы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ