Логотип Магариф уку
Цитата:

РФ галимнәре БДИ иншаларын тикшерү өчен ясалма интеллект булдыру өстендә эшлиләр

Киләчәктә ул иншаларны тикшерүдә катнашачак. “Газета.ru” хәбәр иткәнчә, AIRIның фундаменталь тикшеренүләр буенча директоры һәм гамәли ясалма интеллект системалары тикшеренү үзәгенең фәнни-координацион...

Киләчәктә ул иншаларны тикшерүдә катнашачак. “Газета.ru” хәбәр иткәнчә, AIRIның фундаменталь тикшеренүләр буенча директоры һәм гамәли ясалма интеллект системалары тикшеренү үзәгенең фәнни-координацион советы рәисе Михаил Бурцев әнә шул хакта сөйләгән. Аның сүзләренә караганда, алар инглиз теле буенча БДИдан инша язуын кеше исеменнән тикшерә ала торган система булдырган инде. Бу укытучыларга йөкләнешне киметергә ярдәм итәчәк.

Белгеч хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә ясалма интеллект эшләнү процессында. Программа БДИ кысаларында грамоталылыкны тикшерү өчен генә түгел, ә текстларны эшкәртү бурычларын киңрәк җәелдерү өчен дә кулланылырга мөмкин.

Элегрәк «Известия» басмасы БДИда педагогның ясалма интелектлы ассистентын төзегән өчен аны эшләүчеләрнең йөз миллион сум акча алуы турында хәбәр иткән иде. Беренче тапкыр ясалма интеллект чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан эсселарын төрле типтагы хаталар буенча тикшерүне төгәл үтәде.

Әмма 2022 елның гыйнвар аенда Рособрнадзор БДИның иң массакүләм предметларын компьютер формасына тиз арада күчерүгә каршы чыкты. Алар аны куркыныч чара буларак бәяли.

 

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ