Россия Президенты илнең иң яхшы педагоглары белән очрашты
5 октябрьдә Мәскәүдә дәүләт башлыгы илнең төп һөнәри конкурсларында җиңүчеләрне һәм лауреатларны – «Ел укытучысы», «Ел директоры», «Беренче укытучы», «Ел киңәшчесе», «Балаларга йөрәгемне бирәм» һәм башка бәйге вәкилләрен җыйды.
Алар арасында Казан тәрбиячесе «Россиянең 2026 ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсының абсолют җиңүчесе, Казан шәһәренең 78 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Дмитриевна Бербина да бар.
Владимир Путин җиңүчеләрне котлап: «Укытучыларсыз, остазларсыз илнең технологик суверенитеты да, көчле фән дә, үсеш алган икътисад та мөмкин түгел... Россиябезнең XXI гасыр сынауларына ничек җавап бирүе сездән тора», – диде.
Президент билгеләп үткәнчә, илдә педагогларның һөнәри осталыгын үстерү өчен алга таба да шартлар тудырылачак, бу эштә заманча технологияләргә һәм Россиянең әхлакый традицияләренә таяначаклар.
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов дәүләт башлыгына мәгариф системасына карата шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде.
Фотолар Россия Мәгърифәт министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.





Комментарийлар