Россиялеләр үз эшләреннән канәгать
Сораштырылган россиялеләрнең 80 % тан артыгы үз эшләреннән канәгать.
ВЦИОМ сораштырулары буенча, һөнәр белән канәгать булуга матди хәл, белем дәрәҗәсе, яшь һәм башкалар йогынты ясый. Тикшеренү күрсәткәнчә, респондентларның эш сайлау өстенлеге-хезмәт хакы күләме.
Моннан тыш, россиялеләр эшне сайлаганда эш графигы һәм коллектив белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкинлеге кебек факторларны күбрәк бәяли башладылар.
Комментарийлар