Россиянең иң популяр истәлекле урыннары
Россиядә бик күп истәлекле урыннар бар, аларны һичшиксез күрергә кирәк. Россиянең иң популяр истәлекле урыннары арасында безнең Казан Кремле дә бар. Ул – Казанның иң борынгы өлеше. Исегезгә төшерәбез...
Россиядә бик күп истәлекле урыннар бар, аларны һичшиксез күрергә кирәк. Россиянең иң популяр истәлекле урыннары арасында безнең Казан Кремле дә бар. Ул – Казанның иң борынгы өлеше. Исегезгә төшерәбез: Казан Кремле биеклектә урнашкан. Аның төзелеше Алтын Урда чорында XIII–XV гасырларда башлана.
Иң популяр истәлекле урыннар арасында безнең Кремль алтынчы урында тора. Беренче урында Мәскәү Кремле урнашкан.
Казан Кремлен карарга теләүчеләр елдан-ел арта бара. Кремль территориясендә иң танылган биналарның берсе – Сөембикә манарасы. Ул вертикаль күчерештән ике метрга тайпылган. Шунда ук Президент сарае урнашкан, ул 1840 елларда төзелгән, ә безнең көннәрдә торгызылган һәм реставрацияләнгән.

Комментарийлар