Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов Казанда Татарстан нефть һәм газ химиясе форумын ачты

Владимир ВасильевТатарстан башкаласында Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы ачылды. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы мәйданчыгында узган тантаналы чарада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катн...




Рөстәм Миңнеханов Казанда Татарстан нефть һәм газ химиясе форумын ачты

Владимир Васильев


Татарстан башкаласында Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы ачылды. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы мәйданчыгында узган тантаналы чарада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Быел әлеге вакыйга республикада нефть чыгара башлауның 80 еллыгына багышлана, дип искәртте республика җитәкчесе. «Инде 30 ел дәвамында Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итәр алдыннан безнең республика зур халыкара нефть һәм газ сәнәгате форумын үткәрү урынына әверелә», - диде ул.
Миңнеханов соңгы елларда Татарстанда зур нефть һәм газ химиясе тармагы объектлары сафка бастырылуын һәм эшләвен, фәнни-техник үсеш өчен шартлар, нәтиҗәле технологияләр булдырылуын билгеләп үтте.
ТР Рәисе шундый катлаулы вакытта Татарстанга килгән чит ил кунакларына рәхмәт белдерде. «Үзара хезмәттәшлек һәм фикер алышулар дусларча элемтәләрне үстерүгә яңа этәргеч бирер дип ышанам», - диде Татарстан җитәкчесе.
Миңнеханов форумда Россиянең 27 төбәгеннән һәм чит илләрдән килгән 180нән артык компания катнашачагын искәртте.
«Форум мәйданчыгы ике якка да файдалы хезмәттәшлекне дәвам итү, яңа эшлекле элемтәләр булдыру, дөнья икътисады кризисының аяныч нәтиҗәләрен бетерүдә көчләрне берләштерү өчен эффектив алым булачак», - дип сүзен төгәлләде ул.



tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ