Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов: "Мәгариф системасын үстерү – Татарстан хакимияте органнарының мөһим бурычларыннан берсе"

"Мәгариф системасын үстерү – Татарстан хакимияте органнарының мөһим бурычларыннан берсе!" Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасы барышында әнә шулай дип...

"Мәгариф системасын үстерү – Татарстан хакимияте органнарының мөһим бурычларыннан берсе!" Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасы барышында әнә шулай дип җиткерде.
Президент билгеләп үткәнчә, 2023 елда Россиядә игълан ителгән педагог һәм остаз елы безнең җәмгыятьтә педагогларның һәм остазларның югары статусын, шулай ук аларның эшенең мөһимлеген раслый.
Юлламага быел югары нәтиҗәләр күрсәткән укытучылар да чакырулы иде. Алар арасында Татарстан Республикасының Ел укытучысы – 2022, Казанның 2 нче лицей-интернаты укытучысы Илсур Җиһаншин, бәйгенең муниципаль этабы җиңүчесе – Россия Ел укытучысы – 2022, Усад гимназиясе укытучысы Лариса Ефимова һәм педагогик династиясе вәкиле, 4 нче буын укытучысы Рәфыйк Закиров бар иде.
Рөстәм Миңнеханов мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә тирән рәхмәтен җиткерде.

Ул быел һәр муниципаль районда педагогик профильле класслар ачылганын, аларны тәмамлаучыларның профиль буенча максатчан белем алуга төп претендентлар булуын да искәртте.
Шулай ук Татарстан Президенты мәктәпләрдә куркынычсызлык мәсьәләләренә дә тукталды. «Халыкны борчыган сорауларның берсе – белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык мәсьәләсе. Ижевск мәктәбендәге күптән түгел булган фаҗига татарстанлылар күңелендә авыр тәэсир калдырды. Матди-техник тәэминат һәм физик каравыл буенча барлык кирәкле күрсәтмәләр бирелде. Муниципаль берәмлек башлыкларына бу сорауны аерым контрольдә тоту зарур», – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ