Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов: «Спорт объектлары нәтиҗәле кулланылмый»

«Киләсе елда Татарстан 50 зур ярыш кабул итәчәк, алар арасында 15 халыкара ярышлар да бар. Аларны иң югары дәрәҗәдә уздыру бурычы тора. Шулай ук республикада зур спорт чаралары уздыру буенча гариза ка...

«Киләсе елда Татарстан 50 зур ярыш кабул итәчәк, алар арасында 15 халыкара ярышлар да бар. Аларны иң югары дәрәҗәдә уздыру бурычы тора. Шулай ук республикада зур спорт чаралары уздыру буенча гариза кампаниясен дәвам итәргә кирәк», – диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов  Дәүләт Советына еллык юлламасында.
Президент билгеләп үткәнчә, Татарстанда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә 11 меңнән артык спорт объекты исәпләнә. Кызганычка, аларның барысы да нәтиҗәле кулланылмый. «Халыкның спорт объектлары белән тәэмин ителеше 100 % тан югары булган кайбер районнарда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны республика күрсәткечләреннән түбәнрәк»,– дип белдерде Рөстәм Миңнеханов һәм Югары Ослан, Ютазы, Актаныш, Яңа Чишмә, Теләче, Тәтеш, Чирмешән, Кама Тамагы һәм Баулы районнарын атап үтте.
Республика җитәкчесе юлламада Токиодагы Олимпиадада җиңү яулаган, зур нәтиҗәләргә ирешкән спортчыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм фехтование буенча алтын медаль яулаган Марта Мартьянова, йөзү буенча Александр Красных, волейбол буенча Максим Михайлов, Артем Вольвич, Валентин Голубевның исемнәрен билгеләп үтте. «Сез – яшь спортчылар өчен мотивация. Безнең бурыч –спорт объектларына кешеләрне мөмкин кадәр, иң беренче чиратта, балаларны җәлеп итү»,  – диде Президент үз мөрәҗәгатендә.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ