Логотип Магариф уку
Цитата:

Розалия Нургалиева: «Конкурс эшләре Милли һәм сынлы сәнгать музее фондларына керерлек булсын иде»

Шушы көннәрдә ТР Мәдәният министрлыгы рәсем сәнгате, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә Бакый Урманче исемендәге республика премиясенә дәгъва кылучылар арасында конкурс игълан иткән...

Шушы көннәрдә ТР Мәдәният министрлыгы рәсем сәнгате, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә Бакый Урманче исемендәге республика премиясенә дәгъва кылучылар арасында конкурс игълан иткән иде. 2003 елдан бирле тапшырылып килүче Бакый Урманче премиясе быел үтә дә үзгәрәк дәрәҗәдә узар дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» брифинглар залында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
ТР Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сүзләренә караганда, быел үткәрелә торган бәйге башка еллардан аерылып торачак. Быел  һөнәри-сынлы сәнгатькә нигез салган шәхес, Россиянең һәм Татарстанның халык рәссаме Бакый Урманченың 125 еллыгын билгеләп үтәбез. 5 номинациядә җиңгән һәр җиңүче 200 мең күләмдә премия белән бүләкләнәчәк. Бу – республика күләмендә үткәрелә торган бәйге. Катнашучылар, җиңүчеләр акча эшләү максаты белән түгел, иң элек, горурлык хисе белән янарга тиеш, – дип белдерде ул.

Башка елларда дәрәҗәле исемгә лаек булу өчен йөзләгән сәнгать белгече катнашкан. Алар арасында Нияз Халитов, Рауза Солтанова, Ольга Улемнова, Розалина Шаһиева, Зөфәр Гыймаев, Абрек Абызгильдин, Надир Альмиев кебек остазлар бар.
«Әгәр син Бакый Урманче премиясе лауреаты буласың икән, үз әсәрләреңне сатар өчен бөтен юллар ачылачак дип әйтеп булмый, ләкин милли мәдәнияттә син күренекле рәссам буларак урын алачаксың. Бакый Урманче төрле жанрларда эшләгән. Ул – совет сәнгате темасын бөтен СССР буенча ачып бирүче гаҗәеп рәссам, скульптура остасы. Аның график эшләре генә дә зур игътибарга лаек. Белубезчә, ул бит керамика буенча да белем биргән, татар керамикасын башлап җибәрүче нәкъ менә ул булган. Ул татар спектакьләре каһарманнарының өс-киемнәрен  тудырган шәхес буларак та билгеле. Бу премиянең Милли бүләк буларак яңгыравын теләр идем. Яшь рәссамнар да бик теләп катнашсын иде. Бу юлы катнашучыларга теләгем шул:  җиңүчеләрнең эшләре Милли һәм сынлы сәнгать музее фондларына керерлек булсын, халкыбызның тормышын, сәнгатен, табигатен, портретларын чагылдыручы энҗе бөртекләре булып танылсын иде. Хәзер портретчылар бик аз. Нәкъ менә шушы бәйге премиягә  дәгъва кылучы рәссамнарга  төрле сәнгать төрләрен булдыруга менә дигән этәргеч булыр дип ышанасы килә» дип зур өметләр баглый булачак җиңәчеләргә ТР Сынлы сәнгать дәүләт музее директоры Розалия Нургалиева.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ