Логотип Магариф уку
Цитата:

Рухи-әхлакый мәдәният нигезләрен өйрәнү башлана

Яңа уку елыннан Россия мәктәпләрендә балаларны башлангыч һәм төп гомуми белемнең яңа белем бирү стандартлары буенча укыта башладылар. Мәктәпләрдә «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре»...

Яңа уку елыннан Россия мәктәпләрендә балаларны башлангыч һәм төп гомуми белемнең яңа белем бирү стандартлары буенча укыта башладылар. Мәктәпләрдә «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» дигән яңа фән кертелә, аны бишенче-тугызынчы сыйныф укучылары өйрәнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 

Яңа фән программага әкренләп кертеләчәк, диделәр Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтендә. Әлеге теманы өйрәнү укучының шәхесен үстерүгә, укучыларны Россиядәге традицион рухи-әхлакый кыйммәтләргә өйрәтүгә йөз тота, диделәр ведомствода. Аерым алганда, яңа фән укучыларга үз этник төркемнәренең мәдәни кыйммәтләрен аңларга ярдәм итәр, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә һәм нормаларына өйрәтер дип көтелә.
Искәртеп үтик, бу уку елыннан башлап Татарстан мәктәпләрендә «Дәүләт теле буларак татар теле» дигән яңа фән кертелде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ