Рухи мирас югалмый
Гаяз Исхакыйның тууына 140Гаяз Исхакыйның бөтен архивы — 46 көндәлеге, 10 меңнән артык документы бүген Татарстан Дәүләт музеена бүләк ителә. -Шушындый зур залларда җыелуыбыз әлеге олы шәхеснең Татар х...
Гаяз Исхакыйның тууына 140
Гаяз Исхакыйның бөтен архивы — 46 көндәлеге, 10 меңнән артык документы бүген Татарстан Дәүләт музеена бүләк ителә.
-Шушындый зур залларда җыелуыбыз әлеге олы шәхеснең Татар халкы, Россия, төрки халыклар тарихында гаять зур урын алып торуы белән аңлатыла һәм шул хакта тагын бер кат искәртә. Шул ук вакытта Гаяз Исхакый иҗатын, эшчәнлеген халыкка таныту, аның әсәрләрен Габдулла Тукай иҗаты белән бер дәрәҗәдә шәрехләп һәр татар күңеленә илтеп җиткерү юлында зур эшләр башкарасыбыз бар әле. Бүгенге конференция Исхакый иҗатын өйрәнү һәм популярлаштыру юлында яңа бер адым булыр,- Татарстан Фәннәр академиясендә Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулуга багышланган “Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы” дип аталган конференцияне әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, Татарстан ФА нең вице-президенты Дания Заһидуллина әнә шундый рухта башлап җибәрде.
*Гаяз Исхакыйның әдәби мирасы: 3 роман, 30 лап повесть, һәм хикәяләр, ике дистәгә якын драма әсәрләрен берләштерә.
Конференция эшендә татар галимнәре белән беррәттән Төркия, Азәрбәйҗан, Казахстан кебек илләрдән, Мәскәү, Уфа, Чебоксар, Чаллы, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдән күпсанлы кунаклар катнаша. Кунаклар язучының туган ягы Яуширмәдә, Чистайда да булачаклар. Гаяз Исхакый исеме белән бәйле биналарга истәлек такталары урнаштыру, Казанда, Чистайда әдип истәлегенә һәйкәлләр кую, музейларын ачу, аларны туристлык маршрутларга кертү... Гыйльми конференциянең пленар утырышы барышында яңгыраган тәкъдимнәрнең кайберләре генә әле бу. Язучының әдәби мирасын Татарстанга кайтаруда шактый зур тырышлык куйган Гаяз Исхакый исемендәге “Идел-Урал”фонды (вакыфы) җитәкчесе Түләй Дуранның (Төркия) чыгышын зал аягүрә басып алкышларга күмде.
- Минем иң беренче максатым Гаяз Исхакыйның архивын булдыру. Мин әдипнең үз ватаныннан читтә язылган көндәлекләрен, архивларын, хикәяләрен тупладым, -дип башлады ул сүзен.
Түләй Дуранның Татарстанга дүртенче тапкыр килүе икән. Бер килүендә хәтта Гаяз Исхакыйның үз куллары белән ясаган эш өстәлен һәм канәфиен дә алып килгән булган.
-Бүген мин сезгә серемне ачарга телим,- Гаяз Исхакыйның бөтен архивы, 46 көндәлеге, һәм 10 меңнән артык документы тупланды һәм бүген Татарстан Дәүләт музеена бүләк ителә. Бу җыелган мал татар галимнәренә тикшерү, өйрәнү өчен яңа бер чыганак булыр дип өметләнәм. Алга таба кулымда яңа документлар булса, әлбәттә, аларын да сезгә китерәчәкмен. Бу архив җанлы кеше булмаса да, ул яши, һәм ул бүгеннән сезнең дустыгыз,- диде ул.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та: “Гаяз абыебыз Казанның бер матур урамында “басып торырга”, үткән барган аны танырга тиеш,- дип ассызыклады. -Без аның иҗатының бүгенгесе көндәге кыйммәте хакында үзебезнең Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүче татарларыбызга да җиткерсәк иде. Һәр баланы, һәр шәхесебезне барлаганда гына милләтне яшәтә алабыз”.
Исхакыйның олпатлыгы бәхәссез. “Әмма бүген Гаяз Исхакый халкыбызга, аның олысы-кечесенә Тукай дәрәҗәсендә билгеле дип булмый әле. Аның иҗатын уку-укыту процессының төрле баскычларында тәкъдим итү, бигърәк тә кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук Исхакый әсәрләре хакында мәгълүмат бирү юлларын табасы бар! Рус телле укучыга да Исхакый әсәрләре җитәрлек күләмдә тәкъдим ителә дип булмый. Исхакый әсәрләренең әдәби-эстетик үзенчәлекләрен, аларда тәкъдим ителгән тема һәм мотивларны татар әдәбияты һәм дөнья әдәбияты фонында өйрәнү дә үз тикшеренүчеләрен көтә,- дип билгеләп үтте филология фәннәре докторы, профессор, ТР ФА мөхбир әгъзасы, ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты директоры Ким Миннуллин да алда торган бурычларны барлап.
*Гаяз Исхакый иҗаты буенча барлыгы 2 докторлык, 18 кандидатлык диссертациясе якланып, шуларның 1 се — тарихи мәсьәләләргә, 3 се — текстларның теленә, 1 се публицистик мирасына багышлана, калганнары әдәби иҗатын үзәккә куя.
Комментарийлар