Логотип Магариф уку
Цитата:

Рус мәктәбендәге татар укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада җиңүчеләре билгеле

Рус телендә белем бирә торган мәктәпләрдә укучы татар балалары татар әдәбиятыннан олимпиадада Казан, Чаллы һәм республиканың 26 муниципаль районыннан 159 укучы катнашты.9-11 февраль көннәрендә Ре...

Рус телендә белем бирә торган мәктәпләрдә укучы татар балалары татар әдәбиятыннан олимпиадада Казан, Чаллы һәм республиканың 26 муниципаль районыннан 159 укучы катнашты.
9-11 февраль көннәрендә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» базасында Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары өчен туган (татар) әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Җиңүчеләр:

  • Алсу Фәсхиева, Кукмара 3 урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы;

  • Фирүзә Мөхәммәтҗанова, Арча районы 5 гимназиясенең 8 сыйныф укучысы;

  • Камилә Хәбибуллина, Алабуга районы «Адымнар — Алабуга» полилингваль белем бирү комплексының 9 сыйныф укучысы;

  • Айнур Минһаҗев, Казан шәһәре Яңа Савин районының 179 номерлы гимназиясенең 10 сыйныф укучысы;

  • Камилә Хәсәншина, Алексеевск районының Г. С. Боровиков исемендәге Алексеевскиның 3 нче урта гомуми белем мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

  • Алия Хисмәтова, Казан шәһәре Яңа Савин районының 179 номерлы гимназиясе укучысы.


Казаннан һәм Татарстанның 18 муниципаль берәмлегеннән 72 укучы призер булды.
Олимпиада жюрие составына Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының профессор-укытучылар составы хезмәткәрләре һәм ТР Фәннәр академиясе, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәрләре керде.
Жюри рәисе-Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сафиуллина, диелә хәбәрдә.
«Татар-Информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ