Рус теле буенча норматив сүзлекләрнең рәсми исемлеге тәкъдим ителде
21 майда рус теле буенча норматив сүзлекләрнең һәм грамматикаларның рәсми исемлеге тәкъдим ителде. Чарада РФ мәгариф министры Сергей Кравцов һәм алдынгы экспертлар катнашты.
Норматив сүзлекләр исемлеген төзү РФ Хөкүмәте карары белән каралган. Исемлеккә керделәр:
Россия Федерациясенең дәүләт теле буларак рус теленең орфографик сүзлеге (Эшләүчесе – РФАнең В.В. Виноградов исемендәге рус теле институты)
Россия Федерациясенең дәүләт теле буларак рус теленең орфоэпик сүзлеге (Эшләүчесе – В.В. Виноградов исемендәге рус теле институты)
Чит ил сүзләре сүзлеге (Эшләүчесе – РФАнең лингвистик тикшеренүләр институты);
Россия Федерациясе дәүләт теленең аңлатмалы сүзлеге (Эшләүчесе – Санкт-Петербург дәүләт университеты).
Фото: РФ Мәгариф министрлыгы сайты
Комментарийлар