Логотип Магариф уку
Цитата:

“Сәлам” дәреслекләре федераль исемлеккә кертелде

“Сәлам” укыту-методика комплексының рус телендә белем бирүче төп гомуми белем бирү оешмаларының 5–9 нчы сыйныф укучылары өчен дәреслекләр федераль исемлеккә кертелде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, “Сәлам” укыту-методика комплексының рус телендә белем бирүче төп гомуми белем бирү оешмаларының 5–9 нчы  сыйныф укучылары өчен дәреслекләр федераль исемлеккә кертелде. 

Башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен 1–4 нче  сыйныфлар өчен "Сәлам" дәреслекләре 2022 елда федераль исемлеккә  кертелгән иде. Шулай итеп, хәзер УМК "Сәлам!" дәреслекләренең бөтен линейкасы федераль дәреслекләр исемлегендә.

2017 елдан 2022 елга кадәр Казан шәһәренең 9 гомуми белем бирү оешмасында дәреслекләрне тикшерү үткәрелде. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, бу дәреслекләр белән укыту укучыларны мотивлаштыра һәм уку материалын үзләштерүдә уңай динамикага китерә. 

Хәзер Казан, Түбән Кама, Яр Чаллының күп кенә гомуми белем бирү оешмаларында һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм муниципаль районнарында татар телен дәүләт теле буларак укыту шушы китаплар буенча алып барыла. Дәреслеккә Татарстаннан читтә дә ихтыяҗ зур: Россиянең алты төбәгендә «Сәлам» дәреслекләре кулланыла.

Фото: mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ