Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән унбер меңгә якын чыгарылыш укучысы  дәүләт аттестациясен узган

Рособрнадзор хәбәр иткәнчә,  2023 елда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән унбер меңгә якын чыгарылыш укучысы  дәүләт аттестациясен узган .Шуларның 72 % ы БДИ форматында имтиханнар тапшырган. Ведомство...

Рособрнадзор хәбәр иткәнчә,  2023 елда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән унбер меңгә якын чыгарылыш укучысы  дәүләт аттестациясен узган .

Шуларның 72 % ы БДИ форматында имтиханнар тапшырган. Ведомствода аңлатылганча, дәүләт имтиханнарын тапшырган вакытта,  мәктәп укучыларының имтихан сынавына башка катнашучылар белән бер үк дәрәҗәдә таләпләр куелган. Ләкин алар өчен имтихан тапшыру вакыты озайтылу, туклануга тәнәфес бирелү, дәвалау процедуралары  алу кебек шартлар тудырылган. Шулай ук кирәк булган вакытта ассистентлар ярдәмен алу мөмкинчелегенә дә ия була алалар. 2023 елда шикәр авыруы белән авырган укучылар имтихан тапшыручылар өчен  кандагы шикәр дәрәҗәсен даими тикшереп тору да оештырылган.  Ишетмәүче балалар өчен  чит телләр буенча БДИның «Аудирование» бүлегендә биремнәр бастырылган.   Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, мөмкинлекләре чикле укучы балалар БДИны аттестациядә катнашучылар белән бер дәрәҗәдә тапшырган. Йөздән артык укучы БДИдан 100 балл җыйган.


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ