Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сандугач сайрар илем» фестивалендә 50 меңнән артык яшь талант катнашкан

Бу көнне «Әлмәт иҗтимагый үзәге» балалар карамагына тапшырылган иде. Кала үзәгендәге супер заманча бинаның  дүрт катында да малайлар һәм кызлар гөрелтесе. Холлда, киенү-чишенү залында, музыкаль у...

Бу көнне «Әлмәт иҗтимагый үзәге» балалар карамагына тапшырылган иде. Кала үзәгендәге супер заманча бинаның  дүрт катында да малайлар һәм кызлар гөрелтесе. Холлда, киенү-чишенү залында, музыкаль уен кораллары музеенда, сәнгать галереясында – кая карама бала-чага. Хәер, аларның чагып-чагышып торырга да, чабышып йөрергә дә вакытлары юк: кайсы кием алыштыра, кайсы грим сала. Тиздән үзләре өчен яңа сәхнәгә менеп, җырга-моңга, биюгә, төрле уен коралларында уйнауда һәвәслекләрен күрсәтәселәре бар. Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Тукай премиясе лауреаты, Н. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри алар арасыннан иң сәләтлеләрен сайлап бүләкләүгә тәкъдим иткән инде. Бүген алар бүләкләрне кабул итәр алдыннан осталыкларын тагын бер кат остаз-педагоглары, ата-аналары, үзләренә иҗат кырын ачкан «Сандугач сайрар илем» фестивален оештыручылар алдында күрсәтергә җыеналар.
Моннан 25 ел элек бу балаларның беренче фестивальдә катнашкан апалары һәм абыйлары ул бәйге шулай озын гомерле булыр дип уйламаганнардыр да. Кризислы 1997 елда үзе дә дефолт алдында калган «Татнефть» нефтьчеләрдән дә авыррак яшәгән әдәбият-сәнгать әһелләренә булышу, нефть төбәгендәге сәләтле балаларга иҗатка юл ачу максаты белән «Рухият» рухи яңарыш фондына нигез салды. Соңыннан «Татнефть»нең хәзерге генераль директоры Наил Мәганов аңа: «Бу - республикада хәйриячелек хәрәкәтендә тәүге көчле ерым-алгарыш булды», – дигән бәя бирде.

«Рухият»нең уңышлы проектлары күп. Шуларның иң беренчесе – сәләтле балаларның «Сандугач сайрар илем» фестивале. Чирек гасыр дәвамында аның аша төрле номинацияләрдә – вокал, бию, уен кораллары һ.б. –  нефть төбәгенең 50 меңнән артык яшь талант иясе узган. Ул бәйгеләрдә катнашкан һәр баланың җырчы яки музыкант булып китүе мәҗбүри түгел дисәк тә, алар арасыннан сәнгать, мәдәният эшчәнлеген һөнәр итеп сайлаучыларның шактый булуы –  шатлыклы хәл.  Әлмәт политехника көллиятенең директор урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелгән нык бәдәнле, тыгыз тәнле азамат ирне кайчандыр Башкортстанның Туймазы шәһәрендәге «Сәфәр» бию ансамблендә биеп йөргән сөлек кебек егет булган дип кем әйтер? Илнур Әһлиуллин, көллияттә укыганда, «Мириданс» бию ансамблен төзеп җибәргән һәм, җитәкче булуына карамастан, хәзер дә күп вакытын шул иҗатка багышлый.
 Бүгенге көндә «Сандугач сайрар илем» бәйгесендә көч сынашып, сәләтләрен республика күләмендә таныта алган сәнгать әһелләрен берәмтекләп санап чыгу да кыен. Шуларның берсе – Түбән Кама музыка мәктәбенең  «Хыял» балалар хоры укучысы Эльмира Кәлимуллинаны Мәскәү консерваториясе профессоры Валентина Щелкова җитәкчелегендәге дәрәҗәле жюри 2003 елда  Гран-прига лаек дип тапкан иде. Матур тавышлы чибәр кызыбыз, Россиянең 1 нче телевизион каналында узучы «Голос» конкурсында икенче урын алып, фестивальнең  абруен тагын да югарырак күтәрде. Соңыннан бу турыда ул үзе: «Балалар иҗатының «Сандугач сайрар илем» фестивале минем тормышымда борылыш ясады», – дип язып чыкты.
Мондый җөмлә астына фестивальдән үсеп, зур сәхнәгә аяк басканнарның бик күбесе кул куяр иде. Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләймановның 2005 елгы бәйгедә иң югары бәягә лаек булуы аңа сәнгать юлына кереп китәргә ышаныч бирүе бәхәссез бит. Романтик җырчы Илназ Сафиуллин, татар эстрадасының «энерджайзер»ы Мөнир Рахмаев, виртуоз баянчы Наил Сәгъдиев, шоумен Данир Сабиров, халыкара конкурслар лауреаты, Яшел Үзән музыка мәктәбе директоры, Казан консерваториясе доценты Антон Попов, дирижёр Евгений Сакмаров, «Яңа гасыр» каналында «Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручылар Алинә һәм Азат Кәримовлар һәм башка бик күпләр шушы  фестиваль ярышларында чарлану узды.

Алар эзеннән шундый ук талантлы яшь буын килә, һәм алар бүген үк инде нефть төбәгендә танылу алганнар. Күңелләренә иҗат очкыны кергән менә шундый талантлы кызлар һәм егетләр бу көнне бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелә тордылар,  «Татнефть»нең генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев кулыннан Мактау таныклыгы һәм кыйммәтле бүләк ала тордылар. Быел бәйге сәләтлеләргә аеруча бай булып чыкты. Гран-прига ике солист һәм дүрт коллектив лаек дип табылды. Иң югары бүләкне өченче ел рәттән Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең «Бәхет» ансамбле яулап алды. Аның җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Шәрифуллина да илтифаттан читтә калмады: акчалата премиягә лаек булды. Нефть төбәгендә балаларны сәнгать дөньясына алып керү өчен чын күңелдән тырышучы талантлы педагоглар җитәрлек, һәм «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы аларның  хезмәтен лаеклы билгеләп үтүне кирәк саный. Чынлап та, «Остаз булмаса, оста юк» дигән сүз дөрес бит ул.  Хореография жанрында югары бәя алган «Мириданс» халык бию ансамбле политехника техникумында укучылардан тора, һәм аның җитәкчесе Илнур Әһлиуллинны быел да җиңүләре белән тәбрик иттеләр. Максим Апраксин осталыкка өйрәткән «Фристайл» заманча бию студиясе биючеләре дә алар белән янәшә атлый.
«Сандугач сайрар илем» фестиваленең тагын бер үзенчәлеге шунда: ул классик сәнгать төрләрен дә колачлый. Менә быел да нефть калаларындагы төрле музыка мәктәпләрен тәмамлап, сәләтләрен Әлмәт музыка көллиятендә дәвам итүче балалар берсе артыннан икенчесе сәхнәгә чыкты. Лениногорскидан скрипкачы Владислав Виноградов, Зәйдән флейтада уйнаучы Ульяна Девяткина, әлеге фестивальнең күп этапларын узып, иң югары баскычка күтәрелгәннәр. Җиңүчеләр күрсәткән зур булмаган концертта иң күп алкышлар, мөгаен, Әлмәт музыка көллиятендә педагог Максим Дыренков оештырган эстрада-джаз ансамбле өлешенә туры килгәндер. Әлбәттә, бу көнне бертуктаусыз яңгырап торган алкышларны моннан 25 ел элек «Рухият» фондын барлыкка китерергә фатиха биргән шәхес – «Татнефть»нең ул чактагы генераль директоры Ринат Галиев  һәм аның урынбасары Ришат Әбүбакиров рухларына да яңгырады дип кабул итәргә була.
– Башлау – бер хәл, аның дәвамлы булуы кыйммәт, – диде бу уңайдан фондның оештыручысы һәм аның элекке башкарма директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Хәйруллина. – Фестивальнең гомере, Татарстан нефте кебек, озын һәм бәрәкәтле булды.
Аның бүгенге хезмәткәрләре һәм сәләтле балалар да шундый теләктә торалар. Чөнки бу эшчәнлекне көчәйтү һәм төрләндерү өчен бу якларда елдан-ел уңайрак мөмкинлекләр ачыла.
–«Татнефть» соңгы елларда халыкка ачык һавада ял итү өчен бик күп мәйданнар җиһазлады. Аларны эчтәлек белән тутыру кирәк. «Сандугач сайрар илем» фестивалендә катнашучы балаларның алардагы чыгышлары менә шул проектның бер өлешен тәшкил итә, – диде компаниянең генераль директоры урынбасары, Татарстан Югары Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев.
Нефть калаларының мәдәният һәм сәнгать җитәкчелегенә «Сандугач сайрар илем» фестивале аша үсеп чыккан яшь көчләр килүе тормышның бу өлкәсен заманчалаштырырга мөмкинлек бирә. «Рухият» программасы җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флёра Шәйхетдинова эшчәнлекнең хәзерге үзенчәлеген болайрак тасвирлый:
–Без хәзер бәйгеләрдә катнашучы сәләтле балаларны Казанга йөртү белән мавыкмыйбыз. Сәнгать көчләре шушы төбәкнең мәдәни тормышын җанландыруга юнәлтелә. Шәһәребезнең символына әйләнгән «Каракүз» (скульптураның авторы – Даши Намдаков) тирәсендә оешкан сәнгать, мәдәният, әдәбият, этномәдәни бәйрәмнәрдә безнең балалар үзәктә тора.
Тиздән аларга яңа көчләр өстәлер, дигән өмет тә уянды әле күңелдә. «Татнефть»нең хәйрия фонды Шнитке исемендәге Мәскәү дәүләт институтында, Петербург сәнгать-сәнәгать академиясендә, Самара мәдәният институтында, Мәскәү гуманитар университетында, Чаллы – сәнгать, Әлмәт музыка көллиятләрендә  белем алучы ун егет һәм кызга өстәмә стипендия түләп тора. Шундый исемлеккә эләккәннәрнең берсе – биюче Анастасия Ермилованың фикере стипендиатларның барысы өчен дә уртак яңгырый: «Киләчәк тормышымны кешеләргә шатлык өләшүгә багышлыйсым килә. Ярдәме өчен фондка мең-мең  рәхмәт».
Фонд директоры Ренат Маминның, үзенең дә сәнгатькә якын кеше булуын сиздереп, әлеге бәйрәмдә катнашучыларга:
–Мине «ТАНЕКО»га конкурс аша эшкә алганда иҗат бәйгеләрендәге конферансье осталыгым өстәмә бонус булды, – дип белдерүе шаярту гына түгел, сабак та булып яңгырады. «Биргәннең кулы саекмый, белгән һөнәр артык булмый», – ди безнең халык.

Наилә Ганиева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ