Логотип Магариф уку
Цитата:

«Саумы, Казан!» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Казан Кремленең Гавами урыннарында «Саумы, Казан!» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Дипломнарны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова эксперт комиссиясе әгъзасы Мәхмүт...

Казан Кремленең Гавами урыннарында «Саумы, Казан!» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Дипломнарны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова эксперт комиссиясе әгъзасы Мәхмүт Ваһапов белән берлектә тапшырды.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, конкурска 200 дән артык эш кабул ителгән, алар арасыннан беренче урыннар өчен көрәшкән 50 ләп катнашучы сайлап алынган. Барлыгы 12 җиңүче игълан ителде: һәр яшь категориясендә (18-35 яшь, 35 яшьтән өлкәнрәк) һәм һәр юнәлештә (графика һәм рәсем сәнгате) өчәр урын билгеләнде. Шулай ук тагын алты кеше махсус призлар белән бүләкләнде.
Конкурста җиңүчеләргә акчалата бүләкләр дә тапшырылды: беренче урынга – 120 мең сум, икенчесенә – 100 мең сум, өченчесенә – 80 мең сум.
Рәсем сәнгате юнәлешендә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшь төркемендә Надежда Мишина, Анастасия Афанасьева, Кристина Кумаева призерлар булдылар.
Рәсем сәнгате юнәлешендә 35 яшьтән өлкәнрәк яшь төркемендә – Анна Федорова, Илшат Әскәров, Светлана Сафина.
18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь категориясендә графика юнәлешендә – Регина Маврина, Ольга Бердникова, Эльвира Аскарова.
35 яшьтән өлкәнрәк яшь категориясендә графика юнәлешендә – Сергей Царев, Ирина Антонова, Вера Карасева.
Махсус призлар белән Марина Самакаева, Джумамбек Базарбаев, Рөстәм Шәмсиев, Руслан Ибраһимов, Яна Фәйзетдинова, Мәдияр Хаҗиев бүләкләнделәр.



Конкурс эшләре белән «Саумы, Казан!» күргәзмәсендә Гавами урыннарда (2 нче подъезд) танышырга була. Ул 29 нчы октябрьгә кадәр эшләячәк. Шулай ук конкурс нәтиҗәләре буенча катнашучыларның әсәрләре төшерелгән открыткалар чыгару планлаштырыла.

Фәния Лотфуллина


Фото: Денис Гордийко

















Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ