Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Салават күпере уч төбендә» фестивале  узды (ВИДЕО)

Кичә Балаларны яклау көне уңаеннан  «Сәйдәш» мәдәни үзәге ишегалдында «Салават күпере уч төбендә»  фестивале үтте. Чарада музыка мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр һәм INNUENDO кроссовер-оркестры...

Кичә Балаларны яклау көне уңаеннан  «Сәйдәш» мәдәни үзәге ишегалдында «Салават күпере уч төбендә»  фестивале үтте. Чарада музыка мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр һәм INNUENDO кроссовер-оркестры катнашты.
«Салават күпере уч төбендә» фестивале – «Сәйдәш» мәдәни үзәге һәм INNUENDO оркестрының уртак проекты. Коллективның сәнгать җитәкчесе – музыкант, П.И. Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе педагогы Наталья Сытикова, дирижеры – Татарстан Республикасының атказанган артисты Марат Гыйльметдинов.

Бүген «Сәйдәш»– талантлы балаларны һәм яшьләрне җәлеп итү үзәге. Мин, музыкант буларак, концертларда тере оркестр тавышын хуплыйм һәм тыңлаучыларны уен коралларының табигый яңгырашына күндерү  һәм балаларда музыкаль зәвык тәрбияләүне һәм аны балачактан башлау мөһим дип саныйм», – дип билгеләп үтте «Сәйдәш» мәдәни үзәге директоры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Артур Минһаҗев.
Фестивальнең  «Сәйдәш»  мәдәни үзәгенең ишегалдында узуы концертның камера атмосферасын булдырырга мөмкинлек бирә. Музыкантларның үзләре һәм тере тавыш тыңларга килгән тамашачылар өчен дә бик мөһим. Биредә  Казан һәм Яшел Үзән музыка учреждениеләре балалары һәм педагоглары башкаруында классик һәм халык музыкасы яңгырады.

«Без гореф-гадәтләребезне торгызырга һәм Казан паркларында open - air форматында концертлар үткәрергә телибез, - дип сөйләде Наталья Сытикова. - Фестивальне Халыкара балаларны яклау көнендә ачу бик символик мәгънәгә ия, чөнки фестивальдә без балаларны, музыка мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрне берләштерәбез. Безнең максат – үсеп килүче буын арасында музыкаль иҗатны саклау һәм үстерү».
Фестиваль концертларын даими рәвештә Татарстан һәм күрше төбәкләрдән дә музыкантларны җәлеп итеп үткәрү планлаштырыла.
Фестиваль узган көнне «Сәйдәш» күргәзмәләр залында «Гаилә һәм мәктәп» журналы оештырган балалар өчен  «Тукай әкиятләре  дөньясында» дип аталган рәсем күргәзмәсе дә ачылды.

Сөмбел Таишева фотолары һәм видеосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ