Логотип Магариф уку
Цитата:

Себер татарлары «Әмәл» бәйрәмен каршылый

Яз кояшы иркәли башлау белән, халкыбызда күркәм бәйрәмнәр башлана. Себер татарлары яз аенда «Әмәл», «Көлцән», «Сәдака» ягъни икенче төрле әйткәндә, «Нәүрүз» бәйрәмен каршылады.

Бәйрәм чарасы Себер-татар мәдәнияте үзәге, милли-мәдәни диаспоралары артистлары һәм Тубыл шәһәренең  иҗат коллективларының концерт программасы белән үрелеп барачак. Биредә сәүдә нокталары, декоратив-кулланма иҗат күргәзмәләре эшләячәк. Бәйрәмдә һәркем өчен кызыклы уен мәйданчыклары, спорт ярышлары тәкъдим ителәчәк. Оештыручылар әйтүенчә, аркан тарту буенча гаилә чемпионаты, флешмоблар һәм театральләштерелгән тамашалар бәйрәмебезне тагы бизәячәк.

Юкка гына әби бабаларыбыз,  милли бәйрәмебез ни хәтле күңеллерәк үтсә, табигать тә кешеләргә карата шулкадәр юмартрак булачак, дип әйтмәгәннәрдер.
Күп кенә китап авторы, адвокат Фәүсия Марганова да язгы бәйрәмне авыл халкы белән бергәләп каршылаган.Таң атуга авыл урамында бала-чагалар тавышы ишетелә башлаган.Авыл халкы, яше, карты, балалар һәр йорт саен бәйрәм килгәнен хәбәр итеп, кесә тутырып күчтәнәчләр алып киткән. Бәйрәм эчтәлеге белән элеккеге вакыттан аерылса да, авыл халкының традицияләрен онытмаулары кадерле.

"Әни белән апам Әмәл бәйрәменә бик җаваплы карауларын, калын тукымадан бәйрәм өчен махсус күлмәкләр тегеп, җыелган бар нәрсәне шул күлмәккә тутырып җыюлары турында сөйлиләр иде. Зур киндер капчыклар күтәреп урам әйләнүебез хәтердә. Бәйрәм хөрмәтенә икмәк, калачлар пешерделәр. Аннары бер-беребезгә кунакка бардык", - дип яза Фәусия ханым.

Конфет эләктерәм дип, иелеп-бөгелеп физик хәрәкәт тә аласың бәйрәмнән, дип шаярта ул.


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ