Логотип Магариф уку
Цитата:

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” интернет-бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр

Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” интернет-бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге бәйге 2022 елның 16  сентябреннән алып 5  октяб...

Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” интернет-бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге бәйге 2022 елның 16  сентябреннән алып 5  октябрьгә кадәр дәвам итте, дип хәбәр итә конгрессның матбугат үзәге.
Бәйгегә Казан, Әлмәт, Чаллы шәһәрләре, Буа, Актаныш, Әгерҗе, Кукмара, Чистай, Саба, Минзәлә, Сарман, Ютазы, Яңа Чишмә районнары, Россия төбәкләреннән – Киров, Әстерхан, Ульяновск, Омск өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия республикаларыннан эшләр килгән.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры Илшат Әминов катнашты.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры үзенең чыгышы вакытында, мөгаллимнәр балаларга тормышта үз юлын табарга, сәләтләрне ачарга, чын шәхес тәрбияләргә ярдәм итә, диде. «Һәр кешенең тормышында укытучы аерым бер урынны алып тора. Чөнки сезнең үгет-нәсыйхәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә», – дип сөйләде.

Фәния Лотфуллина


Фото: https://tatar-congress.org

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ