Логотип Магариф уку
Цитата:

Шаһинур Мостафинның яшьлек җыры тарихы

Бәйрәмнәрдә, бигрәк тә Халыкара хатын– кызлар көнен билгеләп үткәндә, радиодан һәм “Яңа гасыр” телевидениесе аша “Килермен мин...” җыры яңгырый. Бу җыр иртән танылган җырчы Гөлзада Сафиуллина башкаруы...

Бәйрәмнәрдә, бигрәк тә Халыкара хатын– кызлар көнен билгеләп үткәндә, радиодан һәм “Яңа гасыр” телевидениесе аша “Килермен мин...” җыры яңгырый. Бу җыр иртән танылган җырчы Гөлзада Сафиуллина башкаруында, ә кичен танылып килүче якташ артистыбыз – Урта Кирмән авылы кызы, кабатланмас тылсымлы тавыш иясе Гөлсирин Абдуллина башкаруында яңгырады.
[audio mp3="https://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2022/02/WhatsApp-Audio-2022-02-11-at-09.40.46.mp3"][/audio]
 
– Бу җыр яшь чагымда илаһи көч бирүче, сөю хисләрен үстерүче булып ишетелсә, өлкәнәя төшкәч, ничектер, үтә сагышлы, яшьлекнең ташкын хисләрен искә төшерә, йөрәкне, күңелне тетрәндереп ала, – дип искә ала иде җыр сүзләренең авторы Шаһинур Мостафин. Узган гасырның 70 нче елларында бу җырны “Яшьлегебез җыры” дип тә атап йөрттеләр, шунлыктан аны тыңлау еракта калган кыңгыраулы мәктәп елларына, яшүсмер чакка алып кайта. Шулай бервакыт Шаһинур Әхмәтсафа бу җырның язылу тарихы турында миңа менә ниләр сөйләгән иде: “Бу җыр 1966 елның март аенда, районыбызның Түбән Ушмы урта мәктәбендә 11 нче сыйныфта укыганда язылды. Март аеның матур бер кичендә интернат бүлмәсенә мәктәпнең музыка укытучысы Сәлим абый Гарипов килеп керде дә, гадәттәгечә, канатлы сүзләрен, фикерләрен җиткерә башлады. “Шаһинур, – ди бу, – сине мәктәбебез шагыйре дип әйтәләр. Бер өр-яңа көйгә шигъри сүзләр яза алмассыңмы? Ул җырга әверелеп, күңелләргә кереп урнашыр иде!” Шул ук атнада шимбә көнне чаңгыда Арташ авылына кайтканда (арасы унбер чакрым) уйланып, ишеткән көйгә мәгънәле сүзләр эзләп, шигъри юлларны берничә төрле итеп, блокнотыма теркәп куйдым. Җырның без теләгәнчә, илаһи мәхәббәт турында, безнең чор яшьләре өчен вальс рухында булуын теләдем. Иң мөһиме – әлеге җырда ихлас сөю, тугрылык хисләре салынырга тиеш иде. Хыялымда, күңел түремдә йөрткән бер кыз – сөйгән яр образын күз алдына китереп, аңа булган саф-садә хисләремне җиткерергә теләдем.

Ялдан соң мәктәпкә килгәч, Сәлим абый гармунда уйнап, сүзләрен килештереп, җыр итеп җырлап карадык. Бу җыр барлык тыңлаучыларга да ошады. Шунысы кызык: җырның көй авторы Түбән Ушмы егете, сыйныфташыбыз, искиткеч чибәр һәм сөйкемле Гүзәлиянең абыйсы, диңгезче егет Фатих Мөхәммәтшин була! Бүгенге көндә гаиләсе, яшьлек мәхәббәте Дания Вагыйзь кызы белән Мамадыш шәһәрендә яши.
Турысын әйткәндә, бәхетле булып чыга бу җырның язмышы. Ул мәктәптә сыйныфташлардан башлап, башка сыйныф укучылары тарафыннан да җырланды, әлбәттә, укытучыбыз Сәлим Гарипов ярдәмендә. “Бу җырны, күрше авылларга барып, концертларда, мәктәпнең чыгарылыш кичәсендә күңелле итеп башкардык. Казан дәүләт унивеситетында укыган чорда, студентлар тарафыннан төрле кичәләрдә җырланып, киң җәмәгатьчелеккә дә таралды. Төрле шигъри, әдәби бәйгеләрдә башкарылып, җиңү яулап, миңа, студентка, зур абруй казанырга мөмкинлек тудырды. 1969 елның декабрь аенда сөйгән ярым Дамирә – “Җанҗиләгем” белән никахлашканда, туй мәҗлесендә сыйныфташлар, университеттагы 466 нчы группа дусларыбыз белән дә бергә башкардык”, – дип сөйләгәне хәтеремдә Шаһинур якташымның.

Инде ул еллардан соң күпме сулар аккан, кемнәр белән очрашып, ярдәмләшеп, гомер көзләренә килеп җиткәнбез. Яшьлек елларында башкарылган җырларның күбесе онытылган. Әмма “Килермен мин” җыры һаман да халкыбыз телендә. Хәзер дә һәр елны үткәрелә торган студентлар, сабакташлар очрашуында  яшьлегебез җырын бергәләп яңгыратабыз. Бу җыр, үткән чорыбыз гимны булып, бернигә дә карамый, еллар күкрәгендә күкрәп яшәвен дәвам итә.
Заманында халкыбызның йөрәк түреннән чыккан, бик мәгънәле җырлардан:”Шахта”, “Сарман”, “Рамай”лар кебек, соңга табарак яңгыраган “Казан кичләре”, туган төбәгебез, авылларыбыз турындагы җырлар рәтендәге җыр булып кала бирә. Көе һәм сүзләре иң олы хис – Мәхәббәт аша яшьлеккә, сөйгән ярларга, мәктәбебезгә, хөрмәтле укытучыларыбызга, сыйныфташларыбызга, Туган җиребезгә һәм әти-әниләребезгә әйтергә теләгән сүзләр дип кабул ителергә мөмкин. Шуңа да бу җыр, вакыт узса да, мәгънәсен югалтмый. Чөнки бу көйгә һәм җыр сүзләренә безнең Түбән Ушмы авылы, аның урта мәктәбенең изге рухы салынган .
Фикеремне тәмамлап, халкыбызның бер мәкален искә төшереп китү урынлы булыр: “Алтын чыккан җирендә кыйммәтле”, димәк, бу җыр Түбән Ушмы мәктәбенең гимны булып, һәрчак яңгырап торырга, мәктәп кыңгыравы урынына җыр куплетлары ишетелсә, яхшы булыр иде.
Мәктәп дип сүз башлаганмын икән, районыбыз җитәкчесе А.П.Иванов тарафыннан эзтабар язучыбызны соңгы юлга озаткан көндә Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин исемен мәңгеләштерү йөзеннән, Урта Кирмән урта мәктәбенә аның исемен бирү турында күркәм фикер әйтелгән иде. Үз вакытында шундый ук изге сүзләр әйтелеп тә, кирәкле язма документлар әзерләнә башлап та ахыры күренмәгән – Түбән Ушмы урта мәктәбе 30 ел туган авылында хуҗалык җитәкчесе, Ленин ордены кавалеры, легендар шәхес Мөхәммәтҗан Шакир улы Шакиров исемен йөртергә тиеш иде... Без –тыныч халык, көтәбез, бәлки, уянырлар, алдагы буыннарга ни әйтерсез ....
Язган истәлек-хатирәләрем язмам геройлары рухына дога булып барып ирешсә иде.
Хәлим СӘЛАХОВ, хезмәт һәм матбугат ветераны,

Мамадыш районы Түбән Ушмы авылы  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ