Логотип Магариф уку
Цитата:

«Шәрык клубы»нда балалар өчен театраль мастер-класслар

2023 елның 7–18 август көннәрендә «Шәрык клубы»нда 9–13 яшьлек балалар өчен театраль мастер-класслар оештырылачак, дип хәбәр итә Камал театрының матбугат хезмәте. Һәр көн аерым темага багышл...

2023 елның 7–18 август көннәрендә «Шәрык клубы»нда 9–13 яшьлек балалар өчен театраль мастер-класслар оештырылачак, дип хәбәр итә Камал театрының матбугат хезмәте
Һәр көн аерым темага багышланачак: актёрлык осталыгы, сценография, грим, драматургия, бию, пластика һәм башка юнәлешләр. Шулай ук, бу көннәрдә сәхнә хәрәкәте, актёрлык осталыгы, макет ясау буенча мастер-класслар һәм спектакль чыгаруда зур өлеш кертүче шәхесләр белән очрашулар да көтелә. Уен формасында кызыклы тарихлар сөйләргә өйрәтәчәкләр. Дикция һәм артикуляция буенча да тренинглар узачак. Татар халкының милли традицияләре һәм йолалары да игътибарсыз калмаячак.
Барлык чаралар да татар телендә.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ