Синоптиклар бүген җилнең көчәю ихтималы турында кисәтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген җилнең көчәю ихтималы турында кисәтү таратты. Төньяк-көнбатыштан, шулай ук юнәлешен үзгәртеп, көньяк-көнбатыштан искән җилнең т...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген җилнең көчәю ихтималы турында кисәтү таратты. Төньяк-көнбатыштан, шулай ук юнәлешен үзгәртеп, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге, көчәйгән вакытта, секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.
Бүген Татарстанда көндез бераз яңгыр явачак. Көндезге һава торышы +7..+12 градус тәшкил итә. Казанда шулай ук яңгыр көтелә, һава температурасы +9..+11 градуска кадәр җылыта.
Алдагы ике көндә явым-төшемнәр кими: иртәгә – +10..+15, пәнҗешәмбегә +13..+18 градуска кадәр җылытачак.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Россия укытучылары рус теле нормаларын стандартизацияләргә кирәк дип саный
Россия укытучылары сүзлекләргә экспертиза үткәреп, рус теле нормаларын стандартизацияләү кирәклеген белдерде. Бу хакта RT хәбәр итә. Рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе башлыгы, Россия...

Россия укытучылары сүзлекләргә экспертиза үткәреп, рус теле нормаларын стандартизацияләү кирәклеген белдерде. Бу хакта RT хәбәр итә.
Рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе башлыгы, Россия Президенты карамагындагы Рус теле буенча совет әгъзасы Роман Дощинский сүзләренчә, хәзерге вакытта төрле сүзлекләрдәге мәгълүмат бер-берсенә каршы килә һәм бу тел нормаларында буталчык тудыра. Белгечләр сүзлекләргә экспертиза ясарга һәм Россия Мәгариф министрлыгы норматив әсбаплары исемлеген яңадан карарга, шулай ук тел сәясәтендә дәүләтләрнең вәкаләтләрен киңәйтүне ниятлиләр. Моның өчен махсус комиссия төзү күздә тотыла.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар