Социаль ипотека программасы буенча йортлар төзеләчәк
Түбән Камада социаль ипотека программасы буенча 18 катлы 2 йорт төзеләчәк.
Түбән Камада Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча социаль ипотека торагы төзелеше 2024 елда башланачак. Бу хакта «Градостроитель Нижнекамска» паблигында хәбәр ителә, дип яза http://nkamsk-rt.ru/ сайты.
Чулман һәм Чишмәле урамнары почмагында «Домкор» 2 йорт төзергә планлаштыра. 18 катлы йортларда 170 фатир булачак.
Күпкатлы йортларны киләсе елда тапшырырга планлаштыралар.
Чыганак: "Татар-информ"
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Медицина көллияте студентлары этләр приютын кардан чистарткан
Түбән Кама медицина көллияте студентлары этләр приютын кардан чистартырга ярдәм иткән.

Түбән Кама медицина көллияте студентлары иртәдән үк «Яхшы куллар» этләр приютына килделәр һәм оешкан төстә территорияне кардан чистарта башладылар. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ хәбәр итә.
Приютта 55 будка бар, аларның кайберләре яртысына кадәр кар белән капланган. Әгәр нәкъ менә хәзер чистартмасаң, этләр үз ояларына керә алмаячаклар һәм тышта туңачаклар. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, студентлар бик теләп ризалашканнар.
«Эт — кешеләрнең тугры дусты. Кеше сиңа хыянәт итәргә дә мөмкин, этләр һәрвакыт эчкерсез булып кала. Ул сине беркайчан да ташламый. Кар күп яуды, дусларга ярдәм кирәк», — ди студент Искәндәр Галләмов.
Медицина көллияте «Яхшы куллар» приютын шефлыкка алды. Студентларның остазы Геннадий Ватрушин да яшьләрдән калышмыйча эшли. Ул да алар белән беррәттән кар көри. «Без авылда үстек, көрәк белән дуслыгыбыз бар. Эш бик авыр түгел, җиңел бирелә. Менә яшь буынны да эшләп үсәргә өйрәтәбез», — ди ул елмаеп.
Приюттагылар ярдәм итәргә теләүчеләргә һәрвакыт риза, чөнки анда эш бик күп. Хәзер иске вагонны җылыткыч белән тышларга, ә кайбер вольерлардагы челтәрләрне алыштырырга кирәк. Гомумән, монда бернинди ярдәмнән дә баш тартмыйлар.
«Приют территориясеннән карны чыгару өчен безгә кечкенә булса да төягеч кирәк. Чөнки эш күп вакыт сорый. Болай булса язын безне су басачак. Узган ел кар күп булмаса да, су астында калдык, чөнки приют түбәнлектә урнашкан», – дип аңлатты «Яхшы куллар» приюты җитәкчесе Оксана Калашникова.
Фото: http://nkamsk-rt.ru/
Чыганак: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар