Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сөембикә» тәрбиячеләре Казанны яулады

Үз белемеңне арттыру, үз белемең өстендә эшләү, үзең белгәнне башкаларга сөйләү, уй-фикерләрең белән уртаклашу беребезгә дә комачау итми, киресенчә, мондый төр алымнар педагогларны үсендерә, күңелен б...

Үз белемеңне арттыру, үз белемең өстендә эшләү, үзең белгәнне башкаларга сөйләү, уй-фикерләрең белән уртаклашу беребезгә дә комачау итми, киресенчә, мондый төр алымнар педагогларны үсендерә, күңелен баета... Шушы көннәрдә башкалабыз Казан шәһәрендә булып узган республикакүләм  «Туган тел фест-2022» фестивалендә нәкъ шундый мөмкинлек тудырылды. Бу фестивальгә төрле шәһәрләрдән, районнардан бик күп педагоглар җыелган иде. «Туган тел» фестиваленә без дә чакырулы идек. Бакча мөдиребез Нурзия Рәшит кызы Мирхазова җитәкчелегендәге иҗади төркемебез белән «Шәхесләр тәрбияләүдә гаилә йогынтысы» дигән теманы яктырттык, ягъни осталык дәресе күрсәттек. Әлбәттә, гаилә темасы һәрвакыт актуаль, бүгенге көндә аеруча, күптармаклы булуы да мөһим, эчтәлеге дә әһәмиятле. Баланы чын шәхес итеп тәрбияләү өчен гаилә белән аеруча тыгыз мөгаләмәдә булырга һәм бердәм, бер-беребезне тулыландырып, аңлап эш итәргә тиешбез.





Фестиваль бик үзенчәлекле, кызыклы, мавыктыргыч итеп оештырылган. Очрашудан үзебезгә кирәкле бик күп мәгълүмат алсак, педагогларга үзебез белгән белемнәребез, алымнарыбыз белән бүлештек. Ә очрашуның иң истә калган мизгеле дип Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов кулыннан алган Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк алган вакытыбызны әйтер идем.
Сания МИНАБЕТДИНОВА,

Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ