Логотип Магариф уку
Цитата:

Сүзем – остазларым турында

Синең укытучың – сине өйрәтүче түгел, ә син аннан күреп өйрәнгән кеше.Ричард БАХ2023 ел Россия Президенты В.В.Путин тарафыннан Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан  укытучылык һө...

Синең укытучың – сине өйрәтүче түгел, ә син аннан күреп өйрәнгән кеше.
Ричард БАХ
2023 ел Россия Президенты В.В.Путин тарафыннан Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан  укытучылык һөнәренең бөтен нечкәлекләренә төшенергә ярдәм иткән, бу изге эштә үз юлымны табарга юнәлеш биргән остазларыма рәхмәтемне белдерәсем килү  кулыма каләм алырга этәргеч бирде. Араларында инде бакыйлыкка күчкәннәре дә байтак, алар өчен бу язмам дога булып ирешсен.
Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гөманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка бер генә һөнәр иясе дә, хәтта укытучы үзе дә була алмас иде. Укытучы һөнәре – барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Укытучы баланы белеме белән генә түгел, килеш килбәте, сөйләме, киң күңеллелеге, якты йөзе белән дә тәрбияли. Шуңа да укытучы була алу һәр кешенең дә кулыннан килми.
Безнең нәсел агачына күз салсак, анда укытучылык һөнәренә ия булган, югары дәрәҗәләргә ирешкән укытучылар да бар. КФУның Чаллы филиалында кафедра мөдире булып хезмәт куючы, физика-математика фәннәре докторы, профессор Әмир Сөләйман улы Сибгатуллин моңа ачык мисал булып тора. Ләкин гаиләбездә укытучы һөнәрен сайлаучы – мин үзем генә. Әтием – шофёр,  әнием гади колхозчы булуга карамастан, мин укытучы һөнәрен сайладым.
Бу һөнәрнең никадәр авыр, җаваплы икәнлеген мәктәп елларында ук күреп үстем. Укытучыларым арасында төрлеләре очрады: үз эшләрен бик  үк өнәп бетермәүчеләре дә, җаваплылык тоеп, бар булган белемнәрен укучыларына җиренә җиткереп бирүче, белемле, тәрбиялеләре дә. Шушы урында  үземнең мәхәббәтемне яулаган газиз укытучыларыма  рәхмәтемне белдереп китәсем килә. Болар: беренче укытучым Нурсөя Ярмөхәммәтова, сыйныф җитәкчем Ә.Хәмидуллин, фән белгечләре А.Алексеев, Р.Таҗетдинова, С.Мифтахова, Ф.Имамиева, Р.Вәлиева, М.Таҗетдинов, Г. Нәбиуллина, Н.Мамаковлар. Аларның төпле, тирән белем һәм тәрбия бирүләре мине 1991 елда Казан дәүләт педагогика институтының математика факультетына алып килде. Педагогика институтында (соңрак университет) укыган елларымда педагогиканың асылын аңларга, төгәл фәннәрне тирәнтен үзләштерергә зур өлеш керткән укытучыларыма шулай ук рәхмәтем зур. Болар: Ә.Хуҗиәхмәтов, С.Хәйруллин, Н.Гафуров, Ф.Зарипов, В.Закиров, М.Сабитов, Н.Хисмәтуллина, Ә.Миңнуллина һ. б.
1996 ел. Ниһаять, кулымда – көтеп алынган диплом. Мин – укытучы. Мин балалар укытачакмын. 22 яшьтә укытучы булып, балаларга белем орлыкларын чәчәрмен дип хыялланып, эшкә керешеп кенә йөргән чагымда ул вакыттагы район мәгариф бүлеге мөдире Р. Хәбибуллин мине Яншык төп мәктәбенә директор итеп билгеләмәсенме?! Рашат Хәбри улының  әле яңарак кына кулына диплом алган, укыту эшенең барлык нечкәлекләренә төшенеп бетмәгән, тәҗрибәсез егеткә, мәктәп җитәкләргә ышаныч белдерүе үзе үк зур мәртәбә бит! Ул чордагы мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, мәктәп директорларының плеядасы  миңа гади укытучы гына булып түгел, ә җитәкче булып формалашырга да нык ярдәм итте. Һәркайсы 20 – 30 еллык, бәлки тагын да күбрәк педагогик стажга ия булган бу шәхесләр белән янәшә эшләвем, алар арасына ныклы адымнарым белән килеп керүем белән мин бик бәхетлемен. Хәзер санап үтеләчәк район мәгариф бүлеге хезмәткәрләрен, мәктәп директорларын  мин үземнең чын остазларым дип саныйм: Р.Хиҗапова, Г.Имамова, В.Малакаева, М.Садыйкова, В.Люткова, М.Яруллина, З.Сафина, М.Талалаева, Р.Вагыйзов, Г.Зәйнетдинова, Р.Нигъмәтуллин, И.Гаязов, Т.Садретдинов, Р.Мостафин, И.Садыйков, Н.Сәләхиев, Рифкать һәм Рөстәм Мөхәммәтшиннар, Д.Нәбиуллин, С.Мостафина һ.б.
Язмамда телгә алынмыйча онытылып калучылар да бардыр, барысын да санап бетерү мөмкин түгел, гафу итәрләр. Барысына да ихлас күңелемнән рәхмәтемне белдерәм. Аларның барысы да минем остазларым булып тора. Һәркайсын бик күп укучылары үзләренең хезмәт җимешләре, яулаган үрләре белән сөендереп торалардыр, моның шулай икәнлегенә иманым камил. Шулар арасында минем үземнең дә булуым  бигрәк тә куанычлы. Мин аларның һәркайсының ышанычларын акладым дип уйлыйм, хәзер дә эшемне намус белән башкаруымны дәвам иттерәм.
Язмамны Лена Шагыйрьҗанның түбәндәге шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:
Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне
Сорасалар, багышларга кемгә, дип,
Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән
Укытучы, дияр идем, башым иеп.
Равил КӘРИМОВ, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең математика укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ