«Сынчы» бәйгесенә йомгак ясалды
18 декабрьдә Актанышта Васил Маликов исемендәге I Бөтенроссия «Сынчы» сынлы сәнгать бәйгесенең йомгаклау тантанасы үтте. Чараның оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы, Актаныш муниципаль районы хакимияте. Бәйгегә кабул ителгән 100 гә якын рәсем һәм сынлы сәнгать әсәрләре авторларының иң талантлылары бирегә җыелды. Беренче ел гына уздырылса да, Татарстаннан, Новосибирск, Оренбург, Томск өлкәләрен колачлаган инде.
Актаныш – бай мираслы, күренекле шәхесләргә бай төбәк. Кунаклар иң элек Әнәк авылына – Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиевнең әтисе Шәрип Шәймиев музеена юл тотты. Туып үскән йорт, шәхси әйберләре, фотолар аша әлеге гаилә мохитенә чумдылар.
Чираттагы тукталыш – Иске Кормаш авылы. Бу авылда күрше йортларда гына төрле чорларда өч халык рәссамы (В.М.Маликов, Ә.Г.Сәфәргалин, З.Р.Басыйров) туып үскән, бу хакта һәркайсының нигезендәге элмәтакталар сөйли. Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан музейда әлеге өч шәхес турында тәфсилләп сөйләделәр. Чөнки бәйге нәкъ менә аларның берсенең – Васил Маликов исемен йөртә бит, әлеге җирлектә узуы да шуның белән аңлатыла.
Алга таба кунакларны Актанышның «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты»нда каршыладылар. Биредә Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова музее белән таныштылар.
Азактан «Яшьлек» яшьләр үзәгенә – җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасына җыелдылар, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Монда сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары эшләреннән төзелгән күргәзмә эшләде. Кунакларны район башлыгы Ленар Зарипов сәламләвендә: «Сынлы сәнгать – сәнгатьнең бөтенләй үзгә бер төре. Ниндидер хисләр белән ясалган әсәрләр башка иҗатчыларны да илһамландыра бит. Кайсы өлкәдә генә эшләсәгез дә, яхшылыкка омтылучы кеше булып калыгыз», – дип, яшь буынга теләкләрен җиткерде.
Әлеге чара турындагы репортаж белән «Гаилә һәм мәктәп» журналының гыйнвар саныннан укып танышырга мөмкин.
Җиңүчеләр исемлеге:
«Милли традицияләрне куллану» номинациясе
7–10 яшь
1 нче урын Шайгарданова Асель Булат кызы (ТР, Актаныш) –җит. Галимова Ләйлә Ренарт кызы
11–15 яшь
1 нче урын Сидорова Элина Денис кызы (ТР, Баулы районы) – җит. Нафикова Роза Илгиз кызы
2 нче урын Иванова Ангелина Валерьевна (ТР, Саба районы) – җит. Шаһвәлиева Алсу Марс кызы
3 нче урын Шаһвәлиева Алия Айрат кызы (ТР, Саба районы) – җит. Шаһвәлиева Алсу Марс кызы
3 нче урын Гыймадиев Рәсим Рәфис улы (ТР, Буа районы) – җит. Исмәгыйлев Искәндәр Илгизәр
16–23 яшь
2 нче урын Сунаров Зариф Исхак улы (Новосибирск өлкәсе)
«Яңалык һәм үзенчәлек» номинациясе
11–15 яшь
1 нче урын Әхмәтова Сөмбел Ильназ кызы (ТР, Актаныш районы) – җит. Галимова Ләйлә Ренарт кызы
2 нче урын Газизова Сабина Илдар кызы (Томск өлкәсе) –җит. Жернова Светлана Александровна
3 нче урын Касыймов Илназ Раил улы (ТР, Буа районы) – җит. Ярхунов Павел Валерьевич
«Памятниклар проектлары (фонтаннар, авыл һәм шәһәр мохитендәге кечкенә архитектура формалары)» номинациясе
7–10 яшь
2 нче урын Исхаков Илдар Данис улы (ТР, Казан) – җит. Конеева Гөлфия Мәгъсүм кызы
3 нче урын Галимов Муса Ирек улы (ТР, Актаныш районы) –- (җит. Галимова Ләйлә Ренарт кызы)
11–15 яшь
1 нче урын Шакурова Ильвина Илдар кызы (ТР, Сарман районы) – җит. Әскәрова Эльмира Ринат кызы
1 нче урын Гафурова Руфинә Роберт кызы (ТР, Актаныш районы) – (җит. Галимова Ләйлә Ренарт кызы)
2 нче урын Зәйнуллина Дарья Рөстәм кызы (ТР, Казан шәһәре) – җит. Уразова Венера Роберт кызы
3 нче урын Фәсхиева Мәликә Руслан кызы (ТР, Яр Чаллы шәһәре) –җит. Хөсәенова Эльмира Ислам кызы
3 нче урын Хисаметдинова Ясминә (ТР, Буа районы) –җит. Гыймранова Зөһрә Фәнүз кызы
Дипломант – Ахмадгалиев Самир Камил улы (ТР, Актаныш районы) – (җит. Галимова Ләйлә Ренарт кызы)
Дипломант Борһанова Әминә Айрат кызы (ТР, Буа районы) – җит. Гыймранова Зөһрә Фәнүз кызы
Дипломант Рәҗәпова Альмира Тимур кызы (ТР, Сарман районы) –җит. Әскәрова Эльмира Ринат кызы
16–23 яшь
1 нче урын Гомәрова Энҗе Илфат кызы (ТР, Буа районы) –җит. Гомәрова Гөлгенә Миннәтулла кызы
«Академик рәсем» номинациясе
11–15 яшь
1 нче урын Акимова Алиса Александровна (ТР, Яр Чаллы шәһәре) – җит. Имангулова Резида Илдар кызы
2 нче урын Әхмәтҗанова Сафия Рөстәм кызы (ТР, Түбән Кама районы) –җит. Майбурова Марина Николаевна
3 нче урын Белова Злата Александровна (ТР, Баулы районы) – җит. Дәүләтова Айназ Равил кызы
3 нче урын Егорова Елизавета Николаевна (ТР, Спас районы) – җит. Тимофеева Елена Львовна
16–23 яшь
2 нче урын Исмәгыйлова Элина Инсафовна (Оренбург өлкәсе) – җит. Әбүбакирова Дамирә Радик кызы
3 нче урын Шәймарданов Әмирхан Алмаз улы (ТР, Актаныш районы) – җит. Сәрвәров Айрат Изиль улы
«Зур өметләр» махсус бүләге
Закирова Айсылу Фидаил кызы (ТР, Түбән Кама районы) – җит. Шәйморатова Нурия Рамил кызы
Мусякаева Әминә Әхәт кызы (ТР, Яшел Үзән районы) – җит. Назметдинова Миләүшә Лотфулла кызы
Сәләхова Нәзифә Рөстәм кызы (ТР, Яңа Чишмә районы) – җит. Рамазанова Гөлүсә Минхарис кызы
Васил Маликов турындагы «Сынчы геров Васил Маликов» дип аталган язма «Гаилә һәм мәктәп» журналында (№3/2025) дөнья күргән иде. Халык рәссамының сынаулы язмышы һәм иҗат юлы турында тулырак монда таныша аласыз.
Автор фотолары





Комментарийлар