Логотип Магариф уку
Цитата:

Табиблар спартакиадасы

Чаллыда медицина хезмәткәрләре спартакиадасы башланды. Шәһәрнең табиб-физкультура диспансеры хезмәткәрләре ел дәвамында төрле дисциплиналар буенча ярышларда катнаша. Биредә волейбол, өстәл теннисы, шахмат, җиңел атлетика, аркан тарту, йөзү буенча осталар байтак. Алар әзерлекле һәм җиңүгә омтылышлары зур булулары белән аерылып торалар.

      Өстәл теннисы буенча хатын-кызлар турнирында җиңүчеләр билгеле инде. Анда шәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе фельдшеры Дарья Чугаева, Гөлшат Баймөхәммәтова, 3 нче балалар поликлиникасы табибы Карина Аджигитова җиңүче булды.

     Табиблар сәламәт яшәү рәвешенең һәр кешегә кирәклеген әнә шулай үз мисалларында  күрсәтәләр. Монысы бүгенге көндә аеруча  мөһим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ