Таҗлы вирустан котылырбызмы?!
Рәсми чыганакларга караганда, бүгенге көнгә Татарстанда инде 6161 кеше коронавирустан чирләгән, шуларның 5 меңгә савыккан, ягъни һәр ун кешенең тугызы дигән сүз бу. Тик әле хастаханәдә ятып чыктым да,...
Рәсми чыганакларга караганда, бүгенге көнгә Татарстанда инде 6161 кеше коронавирустан чирләгән, шуларның 5 меңгә савыккан, ягъни һәр ун кешенең тугызы дигән сүз бу. Тик әле хастаханәдә ятып чыктым да, таҗлы вирус афәтеннән тәмам котылдым дигән уй-фикер берәүдә дә булырга тиеш түгел. Һәркем үзен-үзе кайгыртырга һәм табиб киңәшләрен тотып, дәваланырга тиеш.
Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үпкә ялкынсынуы авыруыннан соң диспансерлаштыру һәм тернәкләндерү эшен оештыруга багышланган матбугат конференциясендә чыгыш ясаган спикерлар үз чыгышларында бу фикергә кат-кат басым ясап әйттеләр. Ни кызганыч, күпләр хастаханәдә дәваланып чыгуга үзләрен савыктым дип санап, табибларга мөрәҗәгать итүне бөтенләй кирәксенми, даруларның бәясен кыйммәтсенеп, аларны кулланмый ук башлый. Тик шунысын онытмыйсы иде: таҗлы вирус сәбәпле организмда килеп туган пневмония, ягъни үпкә ялкынсынуы пациентлардан диспансерлаштыру узуны таләп итә. Чирнең кабат яңаруы хастаханәдән савыгып чыгуның беренче көннәрендә үк түгел, атна-ун көн үткәннән соң да башланырга мөмкин. Бу зәхмәтле авыру бигрәк тә сулыш юллары, йөрәк-кан тамырлары системасы, нерв системасы, бронхиаль астма, шикәр чиреннән, артык симерүдән интеккәннәр өчен хәвефле. Өлкән яшьтәгеләр һәм ир-атлар таҗлы вирус зәхмәтеннән өзлегүләргә аеруча еш дучар булучан. Пациент инде сырхауханәдән яки стационардан сихәтләнеп чыктым дигән очракта кимендә ике атна дәвамында стационарда билгеләнгән антикоагулянт профилактикасыннан файдаланырга тиеш.

Комментарийлар