Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасының 65 еллыгына багышланган Халыкара фәнни конференция башланды

"Совет мәдәниятендә иҗтимагый күренешләр һәм миллилек". Бүген ТР Фәннәр академиясенең  Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында  Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасының 65 еллыгына ба...

"Совет мәдәниятендә иҗтимагый күренешләр һәм миллилек". Бүген ТР Фәннәр академиясенең  Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында  Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасының 65 еллыгына багышланган Халыкара фәнни конференциясе башланды. Ул 27–28 октябрьдә 2022 елда Татарстанда Россия халыкларының мәдәни мирасы елын әзерләү һәм уздыру чаралары  кысаларында үткәрелә.
      
1957 елның 24 маеннан 4 июненә кадәр Мәскәүдә узган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы татар халкының мәдәниятен һәм милли үзаңы үсешенә  зур йогынты ясый. "Татар халкы – илебездә бердәмлекне саклаучы милләт. Бүгенге вазгыятьтә конференцияне Тарих фәннәре докторы Индус Таһиров һәм Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов ачып җибәрде.

"Шушы декада аша без ул чордагы татар мәдәниятенең торышын аңлыйбыз. Ул хәтта чикләнгән автономия һәм тоталь идеологик контроль шартларында да чын мәгънәсендә чәчәк аткан, яңарыш кичергән. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк:  бу декада Бөек Ватан сугышыннан соң үткән. Милләтнең  күп кенә талантлы уллары сугышта һәлак була. Мәсәлән, күренекле шагыйрьләребезнең берсе Гадел Кутуй 1945 елда, сугыш тәмамлангач, госпитальдә вафат була. Бу – зур югалту. Ләкин шуңа да карамастан бу чор мәдәнияте шундый зур җимешләр биргән. Чөнки Мәскәүдә үткән бу декада союздаш республикаларның аналогик чараларыннан әйбәтрәк узган дип тә әйтергә мөмкин. Бу декада татар җәмгыятенең бик мөһим процессларына этәргеч булды. Алтмышынчы елларда килгән көчле буын турында горурланып сөйли алабыз. Композиторларыбыз Алмаз Монасыйпов, Ренат Еникеев, Бату Мөлеков, Фасил Әхмәтов, театр сәнгатендә Марсель Сәлимҗанов, Туфан Миңнуллин, шигърияттә Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Рәдиф Гаташның һәм башка бик күпләрне искә алырга мөмкин булыр иде. Татар мәдәниятенең көчле күтәрелеш кичергән вакыты. Нәкъ менә шул чорда татар интеллигенциясе автономияле республика статусын союз статусына кадәр күтәрү кирәклеге турында белдерде. Безнең җәмгыять, Татарстан, ниһаять, үзенең үсеше дәрәҗәсенә лаек статусны алачак дигән өмет белән яшәгән һәм болар барысы да, әлбәттә, билгеле бер караш формалашуда зур роль уйнаган. Бүгенге конференция дә безгә соңгы араларда илебездә барган авыр вазгыять чорында дөрес юлны табарга ярдәм итәр һәм ниндидер ачышлар ясарга мөмкинлек бирер", – дип сөйләде ул.
  

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ