Логотип Магариф уку
Цитата:

Тарихтан – яңа дәреслекләр

Россия мәктәпләрендә, шул исәптән Татарстанда, яңа уку елында өлкән сыйныф укучылары тарих фәнен яңа дәреслекләр буенча өйрәнә башлаячаклар. Дәреслекне Россиянең тарихи белем бирү буенча ведомствоара...

Россия мәктәпләрендә, шул исәптән Татарстанда, яңа уку елында өлкән сыйныф укучылары тарих фәнен яңа дәреслекләр буенча өйрәнә башлаячаклар. Дәреслекне Россиянең тарихи белем бирү буенча ведомствоара комиссиясе рәисе Владимир Мединский белән академик Александр Чубарьян әзерләгән.
«Без максатыбызга ирештек. Яңа дәреслектә Кытай, Һиндстан, Япония турында да күп сөйләнелә. Хәтта беренче тапкыр Африка континентына да кагылдык. Бу – 11 нче сыйныф укучылары өчен кызыклы мәгълүмат булачак. Латин Америкасы турында да бүлекләр барлыкка килде. Дөньядагы мәдәният һәм фәнгә багышланган бүлекләр дә шактый камилләштерелгән», – дип белдерде дәреслек авторларының берсе А.Чубарьян.
Авторларның әйтүләренә караганда, яңа дәреслек элеккеләреннән сәясәтләшмәве һәм тарихи хрониканы объектив яктыртуы белән аерылып тора.
Бердәм тарих дәреслеге дүрт томнан торачак: «Россия тарихы» һәм X – XI сыйныфлар өчен «Гомуми тарих» дәреслекләре. Киләсе уку елы башына V – IX сыйныф укучылары өчен дә тарих дәреслекләре әзер булачак дип ышандыралар.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ