Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тәртип» радиосы «Кабатланмас моңнар» концертына чакыра

«Тәртип» радиосы яңа сезонны «Кабатланмас моңнар» концертлар циклы белән башлап җибәрә. Беренче концерт 22 сентябрьдә 19:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак, дип хәбәр итте «Татар-информ»да...

«Тәртип» радиосы яңа сезонны «Кабатланмас моңнар» концертлар циклы белән башлап җибәрә. Беренче концерт 22 сентябрьдә 19:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак, дип хәбәр итте «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.
«Әлеге концерт тамашачыны бүгеннән үткәнгә сәяхәткә чакыра. Без үзебезне үткән белән көткән арасында күпер салучылар дип юкка гына атамыйбыз. «Кабатланмас моңнар» концерты моңа тагын бер дәлил булыр. Үткән белән көткән арасындагы күпер башында өлкән, легендар шәхесләребез торса, тоташтыручы буын булып урта яшьтәге күренекле җырчылар торачак. Киләчәгебезне өметле итүчеләр булып яшь башкаручылар чыгыш ясаячак, яңа тавышлар яңгыраячак», – дип сөйләде Ризәлә Исмәгыйлева.
Концерт 4 өлештән торачак. Беренче өлеш 80–90 нчы елларга багышланса, икенче өлеш – 1990–2000 елларга. Алдагы бүлекләр 2000 еллардан бүгенгегә кадәр тарихны чагылдырачак.
Концертта җырчылардан Айдар Фәйзрахманов, Шамил Әхмәтҗанов, Фоат Галимуллин, Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Алмаз Хәмзин, Зөһрә Шәрифуллина, Лена Бичарина, Зөфәр Хәйретдинов, Филүс Каһиров, Марсель Вагыйзов, музыкантлардан Кирам Сатиев, Ринат Мөхетдинов, Ринат Вәлиев, Айнур Моратов, Булат Шәрипов, Динар Бәдретдинов, Динә Закирова чыгыш ясаячак.
Концертның сценарий авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Тәртипле иртә» тапшыруын алып баручы – Айгөл Нәбиуллина. Ул бу кичәдә тамашачыны бик күп сюрпризлар көтәчәк  дип ышандырды.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ