Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар авылы мәктәбендә укып та, химиядән БДИны 100 баллга тапшырып була икән

Химия – кызыклы, мавыктыргыч, балаларның күзаллавын үстерүче фән. Тик аны яратучы һәм аңлаучы укучылар сирәк. Бу уку предметының мәктәптә барлыкка килүе белән, гадәттә, укучыларның өметләре өзелә: кай...

Химия – кызыклы, мавыктыргыч, балаларның күзаллавын үстерүче фән. Тик аны яратучы һәм аңлаучы укучылар сирәк. Бу уку предметының мәктәптә барлыкка килүе белән, гадәттә, укучыларның өметләре өзелә: кайда соң фильмнардагы кебек фейерверклар, колбочкалар һәм шартлаулар белән тәҗрибәләр? Моның барысы урынына бала алдында «куркыныч» формулалар һәм бик үк аңлаешлы булмаган исәпләүләр дөньясы ачыла. Химияне өйрәнү – ул ,иң беренче чиратта, күпсанлы төшенчәләрне, билгеләмәләрне, законнарны белү һәм аларның барысын да кулланырга өйрәнү.

Минем шәхси принцип: әгәр күп санлы укучылар арасыннан химия фәне белән чын-чынлап кызыксынучыны күрәм икән, мин, һичшиксез, бу мөмкинликне кулдан ычкындырырга тиеш түгел. 8 нче сыйныфта ук һәр укучыга игътибар белән карап, зур потенциалга ия булганнары  белән эшне башлап җибәрергә тырышам.
Әмма бу очрак гадәти булмаган шартларга туры килде: иң беренче мәктәптә эшли башлаган елымда илебездә пандемия булды – барлык мәктәпләр дистанцион укуга күчерелде. Без, әлбәттә, һәр укучыга индивидуаль караш булдырырга тырыштык, әмма мондый форматта (тәҗрибәм булмау белән дә бәйләргә мөмкиндер) аны булдыру авырлыклар тудырды. Шунлык белән, 8 нче сыйныф барышында Алинәнең химия фәне белән кызыксынуын күреп бетерә алмаганмын, кызганыч. 9 нчы сыйныфка укырга килү белән ул миңа беренчеләрдән булып химия фәненнән имтихан бирү теләген белдерде. Без, әлбәттә, әзерлекне ел башыннан башлап җибәрдек. Шуның белән беррәттән, төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда катнаштык. 10 нчы сыйныфтан БДИга әзерлекне башлап җибәрдек. Алинә 11 нче сыйныф укучылары белән бергә химия фәненнән түгәрәккә йөрде. Имтиханның беренче өлешен чишүне ул 10 нчы сыйныфта ук үзләштереп бетерде. Һәм, ниһаять, үзе дә чыгарылыш сыйныф укучысы рәтенә аяк атлады. Уку елы башыннан без аның белән, иң беренче чиратта, химиядән олимпиадага әзерлекне башлап җибәрдек. Шул рәвешле, Арча районында 11 нче сыйныфлар арасында химия фәненнән җиңүче булып, республикакүләм «Путь к Олимпу» олимпиадасынада призер булды. Олимпиадага әзерләнүнең дә файдасы булгандыр, әмма имтихан һәм олимпиада эшләре күпкә аерыла. Бу беренче сынауны без уңышлы башкарып, янәдән БДИга әзерлегебезне яңарттык. Басымны күбрәк икенче өлешкә ясарга тырыштык, югарырак дәрәҗәдәге мәсьәләләр белән эшләдек. Хәзер хезмәттәшләрем мине аңларлар: вакытыбызның күбесен 34нче мәсьәләгә бүлеп бирдек. Статистика буенча, әлеге мәсьәләне бары тик 3 – 6% укучылар гына чишә. Игътибарсызлык хаталары белән дә күп эшләдек, чөнки көчле укучылар арасында ялгышлык буенча чыгарылган хаталар еш күзәтелә. Алинәнең югары күрсәткечкә ия булуында үзенең өлеше зур дип саныйм: мәктәптә дә, өйдә дә тырышып әзерләнде ул, барлыкка килгән сорауларын кат-кат сорады, төбенә төшенгәнче утырды.
Һәм, ниһаять, безнең берничә елга сузылган әзерлегебез үзенең җимешен бирде – С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбенең 11 А сыйныф укучысы Алинә Гайнетдинова химия фәненнән БДИны 100 баллга эшләде!
4 ел буе укыту дәревендә бу – минем беренче 100 баллык күрсәткечем.  Быелгы чыгарылыш сыйныфтагылар – дүрт ел буе химия фәнен тулаем үзем укыткан укучылар. Әлеге күрсәткечне шуның белән дә бәйләргә буладыр, мөгаен. Кечкенәдән укучылар белән уртак тел табып, бер-беребезгә көйләнеп, аңлап эшләгәндә зур үрләр яулап була. Әлбәттә, шушы зур күрсәткеч артында берничә еллык әзерлекләр, дәреслекләр артында үткәргән сәгатьләр, уңышсызлыклар да тора.
Нәтиҗә ясап, химия мәктәптә иң мөһим фәннәрнең берсе, дип әйтәсем килә. Бу –дәүләт сорауларына мохтаҗ булган предмет. Шуңа күрә, без сезнең белән, укытучылар, балаларда үз-үзләрен уйлау, белем алу һәм куллану, кабул ителгән карарлар турында җентекләп уйлау, гамәлләрне төгәл планлаштыру, төркемнәрдә нәтиҗәле хезмәттәшлек итү, химик ачышларның кызыклы һәм мавыктыргыч дөньясына чумарга әзер булу сәләтен формалаштыру өчен максималь көч куярга тиешбез. Уку материаллары системалы бирелгән очракта гына, укучыларга әлеге авыр фәнне үзләштерү кулайрак булачак, дип саныйм.
Алия САБИРОВА, Арча районы С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбенең химия укытучысы
***
P.S. Алия Илсур кызының үз укучысы булган Алинә Гайнетдинова уңышына сөенүен ничек уртаклашмыйсың, ди?! Тырышканда, гап-гади авыл мәктәбендә татарча укып, химиядәй катлаулы фәннән дә 100 балл тупларга мөмкин икәнлеген үз мисалларында дәлилли алды алар.
Алиябезне журнал укучыларыбыз әле яхшы хәтерләргә тиеш. 2020 елда уздырылган «Авыл укытучысы» конкурсында катнашып, III урынны яулаган иде. Аның турында күбрәк беләсегез килсә, «Мәгариф» журналының 2020 елдагы ноябрь санында дөнья күргән «Шунысын анык беләм: мин үз урынымда!» дигән язманы кабат укый аласыз. Тик ул вакытта аның кыз фамилиясе Нургалиева иде. Быелгы Укытучылар һәм остазлар елы Алия Илсур кызы аеруча истәлекле: кияүгә чыгып, матур гаиләгә нигез салды, хәзер ул сабыр холыклы САБИРОВА булды. Яңа уку елын Арча каласында ачылачак яңа мәктәптә эшли башларга җыена ул. Яңа эш урынында да янып-ялкынланып, иҗади эшләргә насыйп булсын үзенә.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ