Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар кызы – 2024» титулы иясе Алсу Байгильдина: «Бәйгегә җиңү артыннан килмәдем»

11 сентябрь Пензада Халыкара «Татар кызы – 2024» бәйгесенең финалы узды.

"Татар кызы "– 2024» исеменә Оренбургтан Алсу Байгильдина лаек булды. Җиңүче белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Алсу, үзең белән таныштыр әле.

– Миңа 23 яшь, Оренбург өлкәсенең Саракташ районының Никитино авылында туып үстем. Бу елны И.М. Губкин исемендәге җир мае һәм газ университетын тәмамладым. Булачак профессиям "химик технологияләр” өлкәсендә.

— "Татар кызы" бәйгесе турында кайдан белдең? Ни өчен катнашырга уйладың?

– Бәйге турында безнең мәктәп укытучысы, "Ак калфак" оешмасының әгъзасы, Омарова Альмира Шигап кызы сөйләде. “Татар кызы” проектына катнашырга әбиемә багышлап килдем. Минем җиңүемә ул бик шат булыр иде дип уйлыйм.

— Конкурска озак әзерләндеңме?

 – Әйе, әзерләнү озакка сузылды. Беренче региональ этабына бер-ике ай әзерләндек. Монда финалда кебек үк аш-су, кул эше, иҗади, интеллектуаль этаплары үткәрелде.

Токмачны мин болай да үзебез өчен кисә торган идем, әмма бәйгегә бер-ике атна калганда, без өйдә токмачлы аш кына ашый башладык. Иҗади этапка мин татар халык биюен әзерләдем. Кул эше этабында яулык чиктек.

— Бәйге ул — беренче чиратта сынашу. Син баштан ук үзеңә җиңү максатын куйдыңмы?

– Юк, мин җиңү артыннан килмәдем. Унсигез яшемнән бирле "Татар кызы" бәйгесен күзәттем – үземнең дә шушы искиткеч, могҗизалы татар мохитендә катнашасым килә башлады. Иң якты хыялларымда мин бу бәйгенең финалисты идем, әмма җиңү турында хәтта уйламадым да.

— Синеңчә, кайсы сыйфатларың җиңү яуларга ярдәм итте?

– Чын татар кызы үз мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен бөтен күңеле белән ярата. Ул тышкы яктан гына түгел, эчке яктан да матур. Игелекле, ачык күңелле, ихлас кеше.

— Сәхнәдә җиңүче икәнеңне игълан иткәч, нинди хисләр кичердең?

 – Бик гаҗәпләндем, чөнки вакыйгаларның мондый нәтиҗәсен көтмәгән дә идем. Мин моңа хәзер дә ышанып бетә алмыйм төсле. Җиңүче икәнемне ишеткәч, шатлыктан еладым.

— Башка кызларга нинди топ-3 киңәш бирер идең?

1. Башкалардан яхшырак түгел, кичәге үзеңнән яхшырак бул.

2.Кешенең көче аның ихласлыгында һәм үзе була белү сәләтендә.

3.Иң мөһиме. Бәхет ул – процесс, тормыш рәвеше, ә ахыргы нокта түгел. Ул партнер булуга, акчага, эшкә, сәяхәтләргә һ.б.га бәйле булырга тиеш түгел. Бу тормышны бәхетле яшәү — тормышның төп мәгънәсе.

— Шундый четерекле сорау да бирим әле: карьера яисә гаилә?

– Мин карьеристка түгел. Үз гаиләмә мин бик нык бәйле, алар – минем илһам һәм бәхет чыганагы. Шуңа күрә зур һәм бәхетле үз гаиләм турында хыялланам.

Гүзәл ЗАКИРОВА

Фотолар penzainform сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ