Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар шагыйрьләре китап турында

«Китап – белем чишмәсе», – дип, халкыбыз юкка гына әйтми шул. Аларда күпме мәгълүмат, гыйлем чыганагы. Китап уку ул   күңелгә шифалы дәва төсле. Яхшы китапны укып чыккач та, аннан аерыласы килми; каба...

«Китап – белем чишмәсе», – дип, халкыбыз юкка гына әйтми шул. Аларда күпме мәгълүмат, гыйлем чыганагы. Китап уку ул   күңелгә шифалы дәва төсле. Яхшы китапны укып чыккач та, аннан аерыласы килми; кабат-кабат укыган китапларыбыз да аз түгел бит.
Китаплар безне яхшылыкны яманлыктан, әхлаклы булуны  әхлаксызлыктан, гаделлекне гаделсезлектән, матурлыкны ямьсезлектән аерырга, илдәге һәм дөньядагы вакыйгаларга  бәя бирергә өйрәтә. Күңелләре тулы шигъри аһәң, шигърият уты дөрләгән шагыйрь-шагыйрәләребез дә үз иҗатларында китапка багышлап күпме шигырь язган, аңа мәдхия җырлаган! Түбәндә шул шигырьләрнең иң ихласларын,гыйбрәт алырлыкларын туплап, укучыларыбыз хөкеменә тәкъдим итәргә булдык. Укыгыз, уйланыгыз, нәтиҗә ясагыз.
Таһир САБИРҖАНОВ
 Китап
Китап – гомерлек хәзинә,
Китапны яратыгыз.
Китап укысаң  үзгәрер
Дөньяга карашыгыз.
Әгәр еракларга китсәң,
Озын, озак юлыңда
Беркайчан ялгыз булмассың,
Китап булса кулыңда.
Тормыш кирәк-ярагын да
Китап куяр хәзерләп.
Укыгыз татар китабын
Һәм саклагыз кадерләп.
                     (Динә КАМАЛЕТДИНОВА)
***
Кулыма китап алам
Кулларыма һәрчак китап алам,
Аңлар өчен тормыш серләрен.
Ә кемнәрдер инде аңлый алмас,
Белмәсәләр туган телләрен.
Әгәр чит тел сиңа якын икән,
Өйрән, әйдә, алар телен дә;
Кайда яшәсәң дә, син оялма
Сөйләшергә әнкәң телендә!
Чит җирләрдә әгәр яши калсаң,
Сагынырсың туган илеңне.
Туган илең кебек кадерләргә
Өйрән, дустым, туган телеңне.
Кулак диеп сөрелгәннәр дә бит
Онытмаган туган телләрен.
Туган телдә сөйләшергә сусап,
Сагынып яшәгәннәр илләрен.
Әлифбаны укып өйрәндем мин
Язганнарны туган телемдә.
Китап укып, язып, аралашып
Яшим хәзер туган илемдә.
                           (Фәһимә МОСТАФИНА)
                               ***
Татар китабына
Рәхмәт сиңа!
Ертып минем күздән
Бөтен уйдырмалар пәрдәсен, –
Син күрсәттең бөтен бөеклектә
Гадилеген бөтен нәрсәнең.
Дөнья танудагы тәүге юлым
Артык гади:
Мин бит күрмәдем
Ерак гасырлардан кала килгән
Бөек һәйкәлләрнең үрнәген.
Мин узмадым ул чак,
Тетрәнеп,
«Тәмуг»лары аша Дантеның...
Минем пирамидалар:
Тирес түккән
Калкулыгы ындыр артының.
Әйе, алар
Шомлы төскә кереп,
Серләр тулы эңгер-меңгердә
Дәһшәтлелек дәгъва итеп торган
Әби әкияте белән бергә.
Тигәнәкләр,
Шайтан таяклары,
Төнге кошлар очкан тавышлар –
Кичен пышылдаган дога белән
Бар да серлелеккә авышкан.
Менә шуңа синең хәрефләрең
Карашыма минем калыккан.
Күңелемә
Хаклык алып кергәнсең,
Үзең хаклык алып халыктан.
Һәм син шунда
Ертып минем күздән
Бөтен уйдырмалар пәрдәсен, –
Күрсәткәнсең бөтен бөеклектә
Гадилеген һәрбер нәрсәнең...
                         (Әнвәр ДАВЫДОВ)
***
Китапка мәдхия
Китап алам, күңел тарыкканда,
Җаннарыма сердәш кирәктә.
Яңа дускай, кызык яңалары,
Искеләре якын бигрәк тә.
Укып бәгырь сыза, күңел тула,
Гаделсезлек белән очрашсам.
Ятимнәрнең, ялгызларның зары
Саегыр күк, кушылып елашсам.
Китап  алам, үз-үземне җуйсам,
Саллырагын, кайчак  юкасын...
Өр-яңадан туган кебек булам,
Татып әнкәм теле шифасын.
Шөкер итәм һәр бит, һәр юл саен,
Гыйбрәт алып залим-золымнан.
Без ясыйсы нәтиҗәләр кайчак
Юллар арасына салынган.
Кызык хәлләр укып тугарылсам,
Чистарынсам көлеп-түгелеп,
Кайтып киләм гамьсез балачакка,
Иң саф тойгыларга күмелеп.
Китап алам, саксыз рәнҗетсәләр,
Җәбер күрсәм ялган-нахактан.
Үгет-нәсыйхәтне эзләп табам
Акыл мәгарәсе – китаптан.
Сүз кодрәте, Изге китап саклый
Юк-бар уйдан, яман нияттән.
Рухи кыйблам манарасын барлыйм
Сүрәләрдән, изге аятьтән.
Китап алам фикер сүрәнләнсә,
Очкын эзләп гыйлем-учактан.
...Күпсенмәсен акыл хәзинәсен,
Аермасын, Раббым, китаптан.
                          (Сания ӘХМӘТҖАНОВА)
***
Татар китабы
Без ул чакта еллар аргамагын
Тотмый идек әле йөгәндә,
Белми идек нинди җил искәнен:
«Ил сөенсен, – үскәнгә!»
Китап дөньясына чума идек,
Узган иде алар түрләргә,
Гарифлары, Афзаллары, килеп,
Серләр сөйли иде безләргә.
Алар тәрбиясен татыдык без,
Тукай, Такташ, Муса, Туфаннар –
Нишләр идек мәгәр менә сезсез?
Сибгатебез – түрне тотканнар!
Без үләндә ятып ауный идек
«Шәвәли»ләр белән бергәләп,
«Резидәкәй» – «Мең дә бер кичә» кебек,
Мәхәббәткә иде иртәрәк.
Ә аннары урысны да белдек,
Көнбатышны, Шәрык хисләре
Җанга үтте, көн – җаена китте...
Нишләде бу заман, нишләде?
Хәзер инде, шөкер, Коръәнне дә
Белмәүчеләр аздыр арада.
Без китапсыз түгел идек!
Нигә
Чор җиленнән хәтер тарала?
Татар китабының тәрбиясен
Ана сөтеннән без татыдык!
Туган җирем дә шул, илем, телем –
Чиксез байлык, милли горурлык!
(Фәрит ЯХИН)
***
Аерылмагыз китаптан
«Китап инде иске нәрсә...
Кем укый аны?!» – диләр.
Китапханә кайдалыгын
Күпләр хәзер белмиләр.
Бертуктаусыз Интернеттан
Мәгълүматлар алабыз.
Телевизор карап, тыңлап,
Көн саен алданабыз.
Туйдыра яңалыклар да:
Анда – бәла, монда – зар.
Кеше тәмле, татлы, назлы
Җыр-моңнарга интизар.
Яңа җырлар тыңласаң да,
Эчтәлеге мәгънәсез.
Шигыре дә эчтәлексез,
Моң да юк кайчак, ямьсез.
Кайда соң җанга ятышлы
Әсәрләр, поэмалар?!
Романнар һәм хикәяләр,
Нәсерләр?! Кайда алар?
Югалмаган, алар һаман
Үз укучысын көтә.
Китап битләре таушала
Яткан килеш «читлек»тә.
Ятмасын алар киштәдә!
Алыгыз кулыгызга.
Китап һәрчак юлдаш булсын
Йөрегән юлыгызда!
Югалтмагыз халкыбызның
Мәгънәле бай мирасын!
Аерылмагыз китаплардан,
Китап якты юл ярсын!
                          (Раил ГАТАУЛЛИН)
***
Сөйлә, татар китабы!
Киштәсендә, хәтерендә илнең
Бабамнарның күпме китабы!
Пергаментлар, кулъязмалар сөйли –
Гасырларның безгә хитабы.
Сөйлә, китап! Болгар чорларыннан,
Тарихыңнан «аять» сөйлә, әйдә:
Телгә килсен Якуб улы Йосыф,
Һәйкәл булып бассын Зөләйха.
Сөйлә:
Фани дөнья сүзен, сөю җырын
Борынгылар ничек үз иткән,
«Мәхәббәтнамәләр» нигә һаман
Алмаз кашлар – нигә йөзектә?
Сөйлә, китап! Сәйфи Сараилар,
«Гөлстан»нар ничек калганнар?
Янган калалардан исән-имин
Чордан чорга күчеп барганнар?
Казан зират караучысы түгел,
Бер атаклы улы халыкның,
Мөхәммәдьяр – безнең күңелгә яр,
Ничек чорлар аша калыктың?
Сөйлә, китап! Нинди хикмәтле җыр –
Мәүла Колый, Утыз Имәни?
Нинди кыйссаларга тап булганбыз,
Акмуллалар телен өйрәнеп?
Сөйлә, китап, нинди гамьнәр кичеп,
Төрле илләр үтеп, шулай да
Бирдең алмаз телебез ачкычларын,
Бабамнарның газиз тавышларын
Ишеттердең ничек Тукайга?!
Асыл мираслары заманнарның,
Гасырларның оран-хитабы
Хәтерләрдә булсын!
Сөйлә, әйдә,
Син, үлемсез халык китабы!
Сөйлә...
                            (Рәдиф ГАТАШ)
***
Китап нуры
Китап калынмы, юкамы –
Сүзе энҗедәй булсын!
Китап сүзе сеңгән күңел
Рәхмәти нурга тулсын!
Гыйлем нуры – якты кояш,
Китап эче – затлы сый.
Гомер буе укы китап,
Гомер буе гыйлем җый!
                      (Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА)
***
Өстәлемдә – китап
Өстәлемдә – китап, шул китапта
Күпме уйлар,  хисләр язылган.
Даһиларның зирәк, алтын сүзе
Энҗе кебек тезеп басылган.
Бу басмага инде күпме еллар,
Тоташтыра гасыр арасын.
Вөҗданлыкка, тәртип, намуслыкка
Өйрәтәләр адәм баласын...
Өстәлемдә – дәфтәр, ул дәфтәрдә
Нинди сүзләр генә тумаган!
Сызган шәхес, бозган, тагын язган,
Илһам күзлегеннән караган...
Өстәлемдә– каләм,  шагыйрь язган,
Канатланып очкан җырлары.
Җырлар аша миңа дәшә, сорый
Гомерләрнең ничек узганын...
Өстәлемдә яна өстәл уты,
Шәмдәл түгел, күптән яңарган.
Ничә еллар һаман «бөкерәеп».
Иҗат өстәленә караган...
Өстәлемдә – китап, кулда  – каләм,
Алда  – дәфтәр, янда  –яктырткыч.
Үз халкыңа рухи хезмәт итү –
Минем җаннарыма куаныч...
                         (Роберт ШӘЙМӘРДАНОВ)
***
Татар китаплары
Татар телендәге китаплар –
Бер читтә, аскы киштәдә.
Әгәр инде карыйм дисәң,
Чүмәшергә кирәк, йә үрмәлә.
Татар телен хөрмәт иткән
Ярый ла бер кибет бар.
Анысы да подвал эчендә.
Җирдән өскә аңа урын юк –
Бик борчылам шуның өчен дә.
(Динә БӘДРЕТДИН)
***
Китап докторы
Әбиләр дә авырый,
Бәбиләр дә авырый...
Салкын тисә аз гына,
Дару кирәк барсына.
Чирли хәтта китап та.
Ник көләсең? Чынлап та!
Бите төшә, ертыла –
Ул бит көн дә тотыла.
Алам шуңа сак кына,
Авырдымы чак кына,
Чирен шундук күрәм мин,
Дәвасын да беләм мин:
Төбе төшсә, төплим мин...
Әйткәнне һич көтмим мин.
Китапларың чирләсә,
Үз кулыңнан килмәсә,
Миңа китер туп-туры.
Мин – аларның докторы.
                    (Хәкимҗан ХАЛИКОВ)
***
Китап
Бер иманың булса җаныңда,
Кирәкми яңарту мең кабат –
Һәр аятеннән бу Китапның
Иңнәреңә иңә мең канат.
Шуңа күрәдер иртәләрен,
Көндезләрен һәм дә кичләрен
Китап укый баглап әбекәй
Күңелендәге изге хисләрен.
Нур иңә Китаптан әбигә,
Бу нурдан хәтта өй җылынган.
Иң садә халәте әбинең:
Бу нурдан керфеге чыланган...
                        (Марат ЗАКИР)
***
Китап мәңге яшәсен!
Булсын иде һәр кешене
Бүген китап укытып.
Йөрсен иде һәрбер инсан
Һәркайда китап тотып.
Кулына алган китапның
Һәрбер хәрефен «йотып».
Иртә-кич китап битеннән
Күзләрен алмасыннар.
«Китап – хәзинә» икәнне
Һәммәсе аңласыннар.
Китаптан башка кешеләр
Сулый да алмасыннар.
Шул теләк-хыяллар борчый
Китап иле патшасын.
Ышанып көтә аларның
Беркөн чынга ашасын.
Аңа кушылып кабатлыйбыз:
– Китап мәңге яшәсен!
(ЙОЛДЫЗ)
***
И Әлифбам!
И Әлифбам, тойдым сине бүген
Ятимрәк итеп тагын да...
Бер үксезгә калдың, кирәксезгә,
Милләт-әнкәң исән чагында.
«Туган телем – үлем түшәгендә» –
Сыккан булабызмы балавыз...
Күрмибезме, ярдәм сорап бага
Әлифбабыз – газиз балабыз.
Тукаебыз, камчылардай булып,
Күк катыннан төбәп багадыр.
Шәһит җаннар бездәй хаиннарга
«Сатлык» дигән ярлык тагадыр.
Сөембикәбезгә тел тидердек,
Яла яктык солдат Җәлилгә.
Тукай булып Тукайның без хәтта
Данын егып, күмдек «дәлил»гә.
«Телең яклап, үзең нәрсә кырдың?!» –
Бик урынлы ошбу соравың...
Сораучы юк, терәп... Монысын да
Үз-үземә генә юллавым.
Мин, Әлифбам, сине мирас итеп,
Нәни оныгыма тапшырам.
«Сакла, балам, туган телеңне!» –,
Гозер белән аңа баш орам.
Түшәм ярыгыннан фикер эзләп
Ятсак болай, хәлләр үзгәрмәс.
Телне булмый саклап сандыкларда,
Сөйләшкән тел генә күгәрмәс.
«Бабай» алып китәр» дигәннәре
Бүген чынга аша түгелме?!
Күп сөйләшсәң түгел, дәшми торсаң,
Алып китәр «бабай» телеңне.
Тарих сөртер җирдән эзеңне.
                    (Сания ӘХМӘТҖАНОВА)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ