Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар сүзе» яңгырап торды

«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә йомгак ясалды. Ул «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан 4 нче мәртәбә оештырылды.

Кичә әлеге чара Казандагы «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә гала-концерт белән тәмамланды. Конкурста катнашучыларны Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм республикабызда яшәүче башка халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов  котлады. 

Конкурста катнашучылар арасында 7 яшькә кадәр, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган балалар, иҗади гаиләләр, профессионал чыгыш ясаучылар  бар иде. Быел барлыгы 300 кеше  шигърият, прозада, әдәби әсәрләрне сәнгатъле сөйләү, үз әсәрләрен башкару буенча осталыкларын күрсәтте. Алар арасында Г.Тукай, М.Җәлил, Ә.Еники, Ә.Атнабаев, Р.Миңнуллин, Ф.Сафин, Р.Вәлиев, Л.Лерон, Ф.Яруллин, М.Юныс, А.Гыйләҗев, И.Юзеев, Ш.Галиев, Р.Корбан, В. Нуриев әсәрләренә өстенлек биргән чыгышлар жюри тарафыннан югары бәяләнгән.

«Туган тел»  номинациясендә мари, удмурт, чуваш, мордва  милләтеннән булган вәкилләр үз эшләре белән катнашкан. Соңгы тур нәтиҗәләре буенча 40 конкурсант  төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булды. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ