Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан авыл хуҗалыгы яшь кадрлар белән тулылана

Татарстанда авыл хуҗалыгы – иң алга киткән тармакларның берсе. Тик соңгы елларда колхозларның таркалуы аркасында авыл хуҗалыгы белгечлекләре алып, авылда төпләнеп калып эшләргә яшьләр генә бик үк атлы...

Татарстанда авыл хуҗалыгы – иң алга киткән тармакларның берсе. Тик соңгы елларда колхозларның таркалуы аркасында авыл хуҗалыгы белгечлекләре алып, авылда төпләнеп калып эшләргә яшьләр генә бик үк атлыгып тормый. Тик кеше иписез, сөтсез яши берничек тә яши алмый. Шунлыктан авыл хуҗалыгы тармагы да техниканы, авылны яраткан белемле егет-кызларга бик тә мохтаҗ. Бу бушлыкны, әлбәттә, республикабыздагы ике дистәдән артык агролицей коллективлары яшьләргә көчләреннән килгәнчә авыл хуҗалыгы тармагы һөнәрләре серләренә төшендерергә тырыша. Бу көннәрдә аларда да чыгарылыш курс студентларын, таныклыклар тапшырып, олы тормыш юлына озату тантананалары булып узды. Республикабызда иң мәртәбәле һәм бай тарихлы Арча агросәнәгать көллиятендә дә шундый чыгарылыш кичәсе булды. Бу көнне бирегә көллиятне тәмамлаучы егетләр һәм кызларның әти-әниләре дә килгән иде.

Быел көллиятне 100 студент тәмамлады. Лицей директоры Зөлфәт Дәүләтбаев аларга дипломнар тапшырды, киләчәктә уңышлар теләде.  
Яңа уку елында Арча агросәнәгать көллияте 160 укучы кабул итәргә җыена.
Мамадыштагы политехник көллиятен исә быел 177 студент тәмамлады. Чыгарылыш кичәсендә аларга тантаналы төстә дипломнар тапшырылды. Аларның ундүрте кызыл дипломга ия булды.
Тантанада көллият тәмамлаучылар белән бергә аларның әти-әниләре, район хакимияте вәкилләре дә катнашты.
Чыгарылыш курс студентларын көллият директоры Николай Егоров тәбрикләде. Халыкара һәм республика ярышларында, укуда уңышларга ирешкән студентлар, аларның мөгаллимнәре һәм әти-әниләре район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Таһир САБИРҖАНОВ
Фото «Арча-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ