Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан югары уку йортларына акча җәлеп итү буенча өченче урында

Бүген ТР Министрлар Кабинетында «Фән һәм университетлар» милли проектын гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елын үткәрү планнары турында» брифинг үтте.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында «Фән һәм университетлар» милли проектын гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елын үткәрү планнары турында» брифинг үтте. Биредә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге директоры Алексей Калачев һәм ТР югары уку йортлары ректорлары советы рәисе урынбасары, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева катнашты. 

Илсур Һадиуллин үз чыгышында Татарстанның соңгы өч елда югары уку йортларына федераль акчалар җәлеп итү буенча өченче урында торуын әйтте.

Министр сүзләренчә, 2021–2024 елларда югары мәктәпне үстерү программасы кысаларында өстәмә рәвештә 4,6 миллиард сум җәлеп ителгән. Программада катнашучыларның гомуми саны буенча Татарстан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша. 

"Безнең 5 югары уку йорты: Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, Казан дәүләт энергетика университеты һәм Казан дәүләт медицина университеты «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлык программасында берьюлы катнаша. Республиканың фәнни-техник потенциалын ныгытуның иң мөһим инструментларының берсе – ул федераль проектларда катнашу. Беренче чиратта бу «Фән һәм университетлар» милли проектында катнашуга кагыла", – дип сөйләде Илсур Һадиуллин.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ