Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рамазан гаете уңаеннан котлавы

Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәтүһ, газиз милләттәшләрем!

Мөселманнарның күңелендә – бүген  моңсу катыш шатлыклы хисләр, чөнки зарыгып көткән изге Рамазан ае бик тиз арада ахырына якынлашты. Уразалы көннәр, йокламыйча гыйбадәттә уздырылган төннәр, мәчетләрдә җәмәгать белән кылынган тәравихлар һәм кардәшләрне бергә җыйган кунакчыл ифтарлар, гаиләләребез белән үткәргән бәрәкәтле сәхәрләр артта калды. Аллаһының Рамазан аенда гына бирелә торган сансыз рәхмәтләре белән хушлашу бигрәк тә күңелне төшерә. Шулай да кешеләрнең йөрәкләре Рамазан аенда иман, игелек һәм күркәм ниятләр белән тулып өлгергәндер  – Ураза бәйрәменә без әнә шундый өмет белән керәбез. Хактыр ки, ураза адәм баласына рухи чистарыну һәм үз нәфесен тәрбияләү өчен бирелгән. Бәйрәмне мөселманнар югары дәрәҗәдәге тәкъвалыкта каршылый, хәзер исә үзеңдә бу рухи сафлыкны,  тирә-якта кардәшлек, кичерү һәм мәрхәмәтлелек мохитен саклап калу мөһим. 

Ураза бәйрәме  – Аллаһының ярлыкавына ирешеп, гамәл дәфтәрләребезнең яңа битен ачу һәм Рамазанда башланган күркәм эшләрне дәвам итү өчен иң яхшы сәбәп ул.

Ураза тотучы мөселманнарның Ураза бәйрәме белән бәйле иң зур өмете, әлбәттә, гөнаһларының ярлыкануы һәм җәзадан котылуы белән бәйле.  Рамазан аенда бөтен гыйбадәтләрне бары Аллаһ ризалыгы һәм Аның мәгъфирәтенә ирешү өчен кылдык бит.

Без, ай буена ураза тотып, гөнаһларыбыздан тәүбә иттек – Раббыбыз барчабызны ярлыкаса иде! Аның мәрхәмәте  чиксез, шуңа күрә без аңа лаек булырбыз, Инша Аллаһ. Әгәр безнең әхлагыбыз, гамәлләребез һәм холкыбыз яхшы якка үзгәрсә, без догаларыбызның кабул булуын аңларбыз.

Мин ихластан барыбызга да шуны телим: Аллаһы Тәгалә Ураза бәйрәме хөрмәтенә безнең Рамазан аенда кылынган барлык гыйбадәтләребезне, изге гамәлләребезне һәм  саф ниятләребезне кабул итсен, Ул үзенең рәхмәте белән бүләкләсен. Тоткан уразаларыбыз Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итеп, кыямәт көнендә шәфәгатьче булса иде. 

Ураза гаете мөбарәк булсын!
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ