Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Президенты яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү кирәклегенә басым ясады

Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның бүген Дәүләт Советына ясаган юлламасы канатлы сүзләрдән башланып китүе очраклы булмагандыр. Бер канатың булса туган телең,Бер канатың булса т...

Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның бүген Дәүләт Советына ясаган юлламасы канатлы сүзләрдән башланып китүе очраклы булмагандыр. 
Бер канатың булса туган телең,
Бер канатың булса туган җир;
Кошка гына түгел, кешегә дә
Канат кирәк була торгандыр, –
диде ул.Чыннан да, бу юлларда кешенең тормыш халәте чагыладыр, шуңардан башка яшәүнең мәгънәсе дә югаладыр сыман. Без һәрдаим туган тел, туган җир, бай мирасыбызны саклап калыйк дип янып яшибез.
Илнең бөтенлеге, иминлеге өчен кулына корал тотып чын батырлык үрнәкләре күрсәтүче якташларыбыз да бихисап. Аларны Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп Донбасс, Луганск, Херсон, Запорожье төбәкләренә сәфәргә чыгучылар арасында да очратырга мөмкин. Юлламада андый якташларыбызның батырлыклары онытылырга тиеш түгеллеге басым ясап билгеләп үтелде. Ватанны саклаучылар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштерү юнәлешендә республика хөкүмәте, район башлыклары башкарган эш дәвамлы булырга тиеш. Монысы да бик урынлы сүзләр иде. Чөнки Бөек Ватан сугышы каһарманнарын озак еллардан соң гына искә ала башладык, ветераннар исән чакта аларга тиешле дәрәҗәдә кадер-хөрмәт күрсәтелмәде. Шуңа да бүгенге көндә «Җиңү волонтёрлары» корпусын киңәйтү, хәрби-патриотик клублар, яшүсмерләр берләшмәләре эшчәнлеген тагын да җанландырып җибәрү, балаларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә игътибарны арттыру сорала.
«Авыр чакта күршеңнең хәлен бел, аңа кулыңнан килгәнчә ярдәм ит» дигән әйтем бар. Якташларыбыз һәм халкыбызның Россия Федерациясенә яңа кушылган субъектларга аерым оешмаларның, гражданнарның гуманитар ярдәм күрсәтүләре шундый күркәм күренеш. Бу уңайдан Президент Мөслим районы эшкуары Илгиз Исламовны, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллинны, «КАМАЗ», «Татнефть», «Нәфис», «Газпромтрансгаз Казан», «Татхимфармпрепаратлары» предприятиеләре керткән өлешне аерым билгеләп, аларга үзенең рәхмәтен белдерде һәм бу юнәлештәге эшчәнлекне дәвам итәргә кирәклеген ассызыклап үтте.
Чын патриот булып формалашу Ватаныңны, туган телеңне яратудан, узган тарихыңны белү һәм хөрмәт итүдән башланадыр ул. Шуңа да дәүләтебез яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә, ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә игътибарны даими арттыра бара.

Альберт САБИР


 Фото: https://www.tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ