Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан радиосы Дагестанда үткән «Голос Евразии» фестивалендә Гран-при яулап кайтты

Татарстан радиосы Дагстанда үткән «Голос Евразии» фестивалендә Гран-при яулап кайтты. Татарстан радиосы журналисты Нәсим Акмал Рәсүл Гамзатов истәлегенә багышлап әзерләнгән тапшырулар циклы өчен фести...

Татарстан радиосы Дагстанда үткән «Голос Евразии» фестивалендә Гран-при яулап кайтты. Татарстан радиосы журналисты Нәсим Акмал Рәсүл Гамзатов истәлегенә багышлап әзерләнгән тапшырулар циклы өчен фестивальнең иң зур призын кабул итеп алды.
Фестиваль 2–5 август көннәрендә Махачкала шәһәрендә үтте. Быел ул Дагстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулуга багышланган иде.
Фестиваль кысаларында радио һәм телевидение тапшыруларына конкурс оештырылды. Татарстан радиосы конкурста Рәсүл Гамзатовның «Минем Дагстаным» дигән билгеле әсәренә нигезләнеп эшләнгән тапшыру белән катнашты. Тапшыруның авторы – журналист Нәсим Акмал.
Фестиваль кысаларында журналистлар өчен осталык дәресләре үтте. Моннан тыш, фестиваль кунаклары мәшһүр шагыйрьнең туган авылында, аның туып үскән җирләре буйлап экскурсиядә булдылар.
Нәсим Акмал Рәсүл – Гамзатовның «Минем Дагстаным» китабының беренче өлешен татарчага тәрҗемә итүче дә. Китап тиздән Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында дөнья күрәчәк.

Фото: Нәсим Акмал архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ