Татарстанда 23,7 мең укучы информатикадан ТДИ һәм БДИны тапшырачак
Быел Татарстанда информатика предметыннан 23,7 мең укучы имтихан тапшырачак. Шуларның 20,1 меңе — 9 сыйныф укучылары, 3,6 меңе — 11 сыйныфны тәмамлаучылар.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен санлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, республиканың 11 нче сыйныф укучыларының 22% ы информатикадан БДИ сайлаган.





Комментарийлар