Татарстанда бала табучы ана үлгән
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Республика клиник хастаханәсендә 33 яшьлек хатын-кыз үлү сәбәпләрен тикшерә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү ид...
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Республика клиник хастаханәсендә 33 яшьлек хатын-кыз үлү сәбәпләрен тикшерә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте, дип яза ИА «Татар-информ».
«Фаҗига 22 ноябрьдә Казанда булды. Тикшерүчеләр әлеге хәл шартларын өйрәнә һәм кирәкле экспертизаларны билгеләү мәсьәләсен хәл итә», — дип сөйләде Шептицкий.
Иикшерү кысаларында хатын-кызның үлеме һәм табибларның гамәлләре арасында бәйлелекне ачыклаячаклар.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Комментарийлар